Ветеранга бүләк

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ветераннар Советы Рәисе Шиһапов Рафис Наил улы – Дәүләт автоинспекциясендә озак еллар хезмәт иткән, ветераннар оешмасы тормышында актив катнашкан өчен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе ветераннарының Татарстан республика берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы Советы Рәисенең Мактау грамотасы һәм муниципалитет хакимиятеннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бүләкне район башлыгы Сергей Демидов, "Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ветераннарының Татарстан республика берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы Рәисе Валерий Савкин һәм берләшмә ветераны Иван Гафуров тапшырдылар.

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International