Сугышның хатын-кыз йөзе түгел

2020 елның 4 декабре, җомга

Юбилей труженицы тыла

 

Кышның беренче көнендә 90 яшьлек юбилее белән котлауны Алексеевск районы Кызыл Уракчы т.п. яшәүче тыл хезмәтчәне Гайнуллина Гөлсемә Зәйнулла кызы кабул итте.

Район активы аңа бүләк, азык-төлек пакеты һәм район башлыгы Сергей Демидовтан котлау открыткасы тапшырды.

Гөлсемә Зәйнулла кызы «Кызыл Уракчы» колхозында төрле эштә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Ире белән бергә алты бала үстерәләр.

Лаеклы ялга Гөлсемә Зәйнулла кызы «Зирекле» совхозыннан китә.

Юбилярның 13 оныгы, 14 оныкчыгы һәм бер оныгының оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International