Бүген муниципаль район башлыгы Сергей Демидов һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара идарәсе башлыгы Альберт Газизов Алексеевск районы салым инспекциясе һәм бухгалтер хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар.

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген муниципаль район башлыгы Сергей Демидов һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара идарәсе башлыгы Альберт Газизов Алексеевск районы салым инспекциясе һәм бухгалтер хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар.

Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы Валентина Белкинага, Татьяна Ищенкога «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
Озак еллар намуслы хезмәте, салым органнарында эшләгән еллары өчен һәм Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең 30 еллыгы уңаеннан Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигының Рәхмәт хатын салым хезмәте ветераннары Мария Исаевага, Галина Орловага, Нина Ковальга, Надежда Ширшовага тапшырдылар.
Алексеевск муниципаль районының бюджет системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Россиядә бухгалтер көне уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Сафонова Наталья, Крохина Надежда, Мельникова Екатерина, Глушкова Любовь, Роева Ольга бүләкләнделәр.
Россия салым системасын ныгытуга зур өлеш кертүе өчен, һөнәри бәйрәм – салым органнары хезмәткәрләре көне һәм Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең 30 еллыгы уңаеннан, Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы Альберт Газизов Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International