Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокук белемнәре мәктәбе эше турында

2020 елның 16 октябре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокук белемнәре мәктәбе эше турында

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2020 елның 16 октябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак:
«Торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре: торак законнарындагы үзгәрешләр» семинары
Әлеге дәреснең максаты булып түбәндәгеләр тора: торак милекчеләре яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яллаучылар булган балаларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) юридик һәм көнкүреш грамоталылыгын күтәрү, шулай ук идарәче компанияләр һәм ТКХ хезмәтләре күрсәтүче оешмалар белән ышанычлы аралашуга өйрәтү

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.

Шулай ук Сезгә дәрес вакытында кыска соравыгызга (*мөрәҗәгать итү түгел) җавап та җибәрелергә мөмкин, дип хәбәр итәбез, әлеге Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International