Земский укытучысы: таләпчән сайлап алу, югары җаваплылык

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Ике педагог «Земский укытучысы» программасы кысаларында Алексеевск районына күчәргә әзер.

 

Гөлнара Сафина: «Минем максат-укучыларның чит телгә өйрәтүдә мотивациясен арттыру»

Регина Александрова: «Минем бурыч-укучыларның югары күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләренә ирешү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү»


Мәгариф

Ирина Монина

Конкурс комиссиясе сынавын уңышлы узган һәм сайлап алынган эш урынына күчкән укытучылар дәүләттән 1әр млн. сум, ә Ерак Көнчыгышка 2әр млн. сум акча алачак.

Авыл мәктәпләрендә белгечләрнең җитәрлек булмавы белем бирү процессының сыйфатын сизелерлек киметә. Йомгаклау имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләренә дә кадрлар кытлыгы йогынты ясый. Татарстан Республикасының 14 районы әлеге программада катнашты. Педагогик эшчәнлек өчен безнең төбәкне сайлаган 13 педагог инде 1 сентябрьдән үк эшкә керешәчәк.

Алексеевскиның утыз мәктәбе кадрлар белән тулыландыруга гариза бирде.

Шулардан конкурс буенча 4 мәктәп: 1 нче Алексеевск урта мәктәбе, 3 нче Алексеевск урта мәктәбе, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбе, Биләр урта мәктәбе, Юеш Көрнәле урта мәктәбе. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе 13 кешене конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләрнең исемлеген раслады.

Җиңүчеләр арасыннан ике укытучы район үзәгенең беренче мәктәбендә - рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм инглиз теле укытучысы булып эшләргә теләк белдерде.

Без педагоглар белән элемтәгә кердек һәм алар безгә конкурс сайлауларының ничек узуы һәм алар Алексеевск районының ни өчен сайлаулары турында сөйләделәр.

«Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән документларның тулы күләмендә дәгъвачыларны бәяләде. Мәгариф өлкәсендәге эш тәҗрибәсе, квалификация категориясе булу һәм педагогия эшчәнлегендә башка казанышлар кебек критерийлар исәпкә алынды. Мин бу этапны уңышлы үттем. Алексеевск районында алга таба хезмәт эшчәнлеге минем өчен төп бурыч булып белем бирү сыйфатының уңай динамикасына ирешү, укучыларның чит телгә өйрәтүдә мотивациясен арттыру, укытуның заманча ысулларын кулланып», - дип сөйләде чит тел укытучысы Гөлнара Венеровна Сафина.

 

«Минем исемем Регина Николаевна Александрова. Мин Татарстан Республикасында «Земский укытучысы» дәүләт программасын конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчесе булып торам. Конкурс сайлап алуы бик кырыс, әмма гадел иде. Әлеге программада җиңүче булу өчен берничә күрсәткечкә ия булырга кирәк: педагогик белем, эш стажы, квалификация категориясе, укытучы һәм укучыларның дипломнары һәм грамоталары. Бу проектта мин катнашырга булдым, чөнки авыл мәктәпләре – хөкүмәтнең игътибар үзәгендә. Мин, күппрофильле лицейда 11 еллык эш стажы булган килеш, рус телен һәм әдәбиятын укыту буенча үз белемнәрем һәм методларым белән уртаклашырга, шулай ук үзем өчен авыл җирлегендә эш тәҗрибәсен алырга теләр идем. Максатым-укучыларның югары күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләренә ирешү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү», – дип сөйләде рус теле һәм әдәбияты укытучысы Регина Николаевна Александрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International