Салым инспекциясе килүчеләрне кабул итүне туктата

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында 30 марттан 3 апрельгә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе шуны хәбәр итә: 2020 елның 3 апреленнән соң территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик алдан язылу буенча гына Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу» интерактив сервисы аша гамәлгә ашырылачак. Куркынычсызлык максатларында мөрәҗәгать итүчеләр арасында балалар белән, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр булган очракта, алдан сервис аша кабул итүгә язылган гражданнарга хезмәт күрсәтелмәячәк.
Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра.

Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

Бергә эшләп, без инфекция таралуны туктатырга һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International