Электрон хезмәт кенәгәсе буенча сораулар һәм җаваплар

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Электрон хезмәт кенәгәсе буенча сораулар һәм җаваплар

  • Кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калып булачакмы?

- Әйе, булачак. Моның өчен эш бирүчегә 2020 ел ахырына кадәр ирекле формада тиешле язма гариза бирергә кирәк булачак.  Бу очракта  2021

елдан кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон кенәгә белән бер үк вакытта алып баруларын дәвам итәчәкләр. Эш бирүче  хезмәт кенәгәсен  кәгазьдә алып баруны дәвам иттерәчәк.

 

  • Әгәр хезмәткәр беренче тапкыр эшкә 2021 елның 1 гыйнварыннан урнашса. Андый хезмәткәрләрнең

хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлары бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

  • Эш бирүче Пенсия фондына мәгълүматларны кайсы чор эчендә тапшырырга тиеш булачак?
  • 2020 елның 1 гыйнварыннан иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны Россия Пенсия фондына

 киләсе  хисап аеның 15 нче числосыннан да соңга калмыйча ай саен бирергә кирәк булачак

  • 2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә кабул итү яки эштән азат итү очракларында мәгълүматлар

эшкә кабул итү яки эштән китү көненнән соң килә торган эш көненнән дә соңга калмыйча тәкъдим ителергә тиешләр.

 

  • Эш бирүче РПФга хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны ничек җибәрәчәк?

 

  • Россия Пенсия фондына башка хисап та шулай ук җибәрәчәк.

- Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны ничек алырга мөмкин  булачак?

- Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны Россия Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинет  аша  һәм дәүләт хезмәтләре порталы сайтыннан алырга мөмкин булачак. Шәхси кабинетка керү өчен теркәлергә һәм дәүләт хезмәтләре порталында Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасында  расланган  хисап язмасы алырга кирәк.

  Әгәр дә сез порталда теркәлгәнсез икән,  РПФ сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен

  логин һәм паролегезне кулланыгыз. Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны,эш бирүчегә (соңгы эш урыны буенча), Россия Пенсия фондының территориаль органына , күп функцияле үзәккә (КФҮ) гариза биреп, шулай ук кәгазьдә дә алырга мөмкин булачак.

 

 

  • Кәгазь версиясеннән аермалы буларак, электрон хезмәт кенәгәсендә тагын нинди мәгълүмат булачак? 
  • Составы буенча ике китап та бер үк төрле диярлек.

Мәгълүмат эш бирүчегә  бастырып яки   

электрон формада санлы имза белән тапшырыла. Бу очракта да, башкасында да эш бирүче

мәгълүматларны үз кадрлар исәбенә алу системасына күчерә.

  • Эштән киткәндә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бары тик электрон рәвештә генә теркәләчәкме?

 

  • Юк,, эштән киткәндә эш бирүче  хезмәт эшчәнлеге  турындагы мәгълүматны

йә кәгазьдә, йә электрон рәвештә (әгәр эш бирүченең мондый мөмкинлеге бар икән) бирергә тиеш булачак. . Кәгазь хезмәт кенәгәсе сакланган очракта  әлеге мәгълүматлар анда теркәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International