Чистай һәм Түбән Кама епискобы Лебединодагы чиркәүне изгеләндерде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий Лебедино авылындагы Изге Троица гыйбадәтханәсен изгеләндерде һәм Илаһи литургияне җитәкләде.
Әлеге тантаналы чарага авыл халкы, шулай ук Березовая Грива һәм башка күрше авыллардан дин тотучылар да килгән иде. Владыка  белән бергә Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов, шулай ук гыйбадәтханә рухание протоиерей Анатолий Волков һәм протоиерей Илья Маташов та гыйбадәт кылдылар.
Дин тотучылар иконалар һәм изгеләр сөякләре тотып  гыйбадәтханә тирәли тәре йөреше үткәрделәр. Гыйбадәт азагында мәхәллә кешеләре тәннәрен һәм күңелләрен чистарттылар.  

Лебединолыларны бу истәлекле вакыйга белән котлап, Владыка гыйбадәтханәнең Җир һәм күкнең үзара бәйләнеш ноктасы булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул анда һәрвакыт олыларның да, балаларның да күп булуын теләде:
-  Бу матур чиркәүдә балалар күп булсын. Монда алар яхшы укысыннар, киләчәктә бу аларны начар гамәлләр кылудан сакласын. Аны төзүгә үз өлешләрен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәм.
Бәйрәм ахырында Владыка храмны төзүдә ярдәм иткән Зоя Николаевна Корниловага, Юрий Иванович Тюкаревка, Павел Алексеевич Мамонтовка, Татьяна Петровна Типяевага, Лариса Юрьевна Вершининага, Надежда Федоровна Курочкинага, Татьяна Николаевна Корневага, Александр Николаевич Рабекинга, Ольга Анатольевна Савельевага, Владимир Константинович Козонковка, Алексей Алексеевич Демидовка, Николай Николаевич Ураевка, Надежда Ивановна Ураевага, Валерий Александрович Курочкинга,   Владимир Валерьевич Курочкинга архиерей грамоталары тапшырды һәм аларга хәер-фатихасын бирде .
Шулай ук бу көнне епископ Игнатий авылдан ерак түгел урнашкан Изге чишмәдә булды.
- Гыйбадәтханәне изгеләндерү - баланы чукындыру кебек, - ди мәхәллә советы рәисе Валерий Курочкин. – Бу - авыл өчен көтеп алынган һәм мөһим вакыйга. Чиркәү нигезенә капсула нәкъ 11 ел элек – 2008 елның 13 ноябрендә салынган иде. Ә анда беренче гыйбадәт кылу 2011 елның 19 декабрендә узды. Шуннан соң әкренләп кенә үз көчебез белән  төзибез: бездә казначы барлыкка килде, җырчылар укый, укучылар бар. Без мәхәллә кешеләренең барлык серләрен һәм таләпләрен үтибез: Анатолий атакай белән  никахлашу бәйрәмнәрен үткәрәбез. Безнең мәхәллә дус, авыл халкының күбесе гыйбадәтханәне төзүдә һәм төзекләндерүдә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International