Халыкка пассажир хезмәте күрсәтү сыйфатын күтәрү максатында җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөргән өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.
Әгәр дә сез "социаль юл йөрү билеты"ннан файдаланасыз яки аннан файдаланырга җыенасыз икән, "электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билеты"н (транспорт картасы) алу өчен сезгә районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспортың булырга тиеш.
Бүлекнең эш тәртибе:
дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр, чәршәмбе көнне -иртәнге 8 дән 12 гә кадәр. Төшке аш вакыты- 12 дән 1 гә кадәр.