Юбилеегыз белән, ветераннар!

2019 елның 15 ноябре, җомга

Войкино авыл җирлеге башкарма комитеты Войкино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Екатерина Михайловна Костинаны 92 яшьлеге  белән  чын күңелдән тәбрик итә.
 - Мондый яшь - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга! Сәламәтлек какшамасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якын кешеләр үзләренең кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән куандырсын иде, дигән теләктә калабыз. Һәр көн шатлык һәм уңай хисләр алып килсен, чөнки бу озак яшәүнең нигезе бит!  

 10 ноябрьдә Алексеевск районы Юеш Көрнәле
авылында яшәүче тыл ветераны Җаббарова Рукия Закир кызына 90 яшь тулды. Җаббарова Рукия Закир кызы Алексеевск
районының Юеш Көрнәле авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы вакытында балага  төрле авыр эшләрдә эшләргә туры килә. «Родина» колхозында эшче булып эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рукия Закир кызы улы белән туган авылында яши. Бүгенге көндә 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә ул РФ Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидовның котлау открыткасын кабул итеп алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International