Алексеевск баскетболчы кызларының җиңүе

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

7-10 ноябрьдә Алексеевскида авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды. Ярышлар заманча «Темп» спорт комплексында әйләнмә системасы буенча узды. Киеренке уеннардан соң безнең кызлар тренер Борис Андреевич Малафеев җитәкчелегендә беренче урынны яулады! Икенче урында - Спас районы кызлары, өченче урында - Әлмәт районы спортчылары.
Безнең спортчы кызлар, команда яңарып торуга карамастан, ярышларда  тугызынчы ел рәттән җиңү яулыйлар. Быел безнең район данын Екатерина Баршис, Анна Куликова, Дарья Кудряшова, Варвара Золотова, Алинә Айнетдинова һәм Алия Моратова яклады.
Команда лидерларының берсе Анна Куликова хәбәр иткәнчә, җиңү җиңел бирелмәгән:
- Чемпионатта 2014 елдан бирле катнашам, ул вакытта миңа 15 яшь иде. Быел чемпионат безнең яңа команда өчен катлаулы булды, чөнки күнегүләр булмады диярлек, һәм бер-беребезгә мәйданчыкта гына танышырга туры килде. Беренче көнне бездә ике уен булды: Түбән Камадан килгән көндәшләрне без ышанычлы  төстә 37:4 исәбе белән җиңдек, ә менә әлмәтлеләр белән безгә, әйтик,  шактый тир түгәргә туры килде, чөнки көндәш бик көчле һәм тәҗрибәле иде. Киеренке көрәштә без аларны 29: 22 исәбе белән җиңдек. Икенче көнне безнең Зәй, Азнакай һәм Спас районы командалары белән өч уен булды. Беренче ике уенда без оттык, әмма Спас районы кызларына оттырдык. Әлеге көчле команда белән уйнау авыр булды. Бу безнең өчен бер көндә өченче уен иде, һәм без алмашсыз уйнадык. Тик без кулдан килгәннең барысын да эшләдек һәм нибары бер очкога гына оттырдык - 13:14. Бәхеткә, бу турнирга йогынты ясамады. Якшәмбе көнне дә питрәчлеләр белән бер уен калды, анда без 20:10 исәбе белән үзебезнең файдага җиңү яуладык. Шул рәвешчә, безнең команда иң күп очко җыйды, һәм без беренче булдык!
Уеннардан алган  хис-кичерешләр чиктән ашты. Әлмәтлеләрне беренче көнне откач, шатлыктан елап та алдык... Үзебездә без яхшы уен күрсәтергә тырыштык, һәм без моны эшләдек, дип ышанам. Тренер Борис Андреевич Малафеевка безгә ышанганы, безгә хәер-фатихасын биргәне өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Рөстәм Рәшит улы Кәбировка һәм безнең өчен җан аткан һәркемгә зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International