Бүген "2019-2024 елларга Татарстан Республикасында "Агростартап" проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү " программасы буенча конкурс нигезендә сайлап алынган җиңүчеләргә тантаналы төстә сертификатлар тапшырылды.
ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров кулыннан мондый сертификатларны алексеевскилылар да алды.
Атап әйткәндә, болар - Наталья Зиннәтуллина, ул "Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерү" юнәлешендә 3 млн. сумлык грант алды; Никита Александров, "Алексеевск районында ит терлекчелеге буенча фермер хуҗалыгын үстерү" юнәлешендә аның грант суммасы 3 млн.сум тәшкил итте. Котлыйбыз. Уңышлар телибез!