Закон һәрчакта да сатып алучыны яклыймы?

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Закон һәрчакта да сатып алучыны яклыймы?

 

 

Сатып алучы һәрвакыт хаклы – бу сүзләр, әлбәттә, шартлы, әмма клиент һәмтабыш өчен көрәшү  символы булып тора:

 

Сату-алу процессы - бу ике субъект арасындагы  килешү. Юридик күзлектән чыгып караганда, һәрвакыт закон буенча эш итүче хаклы.  «Клиент һәрвакыт хаклы» гыйбарәсенең чагыштырмалылыгы закон каршында тигезлектән гыйбарәт тә инде. Бу нәрсәне аңлата соң? Алыш-биреш ясаганда ике як та хаклы булырга тиеш. Югыйсә бу алыш-биреш түгел, ә хокук бозу булачак.

 

Россиядә сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон белән җайга салына (07.02.1992 ел, №2300-1). Үзенең исеменә дә карамастан, бу закон, чыннан да, сату-алуның  барлык процессларын җайга сала.

 

Куллану гамәлләрен кылганда кеше алдан уйлап яки ялгышып башка кулланучының яки үзенең контрагентының, ягъни сатучының һәм хезмәт күрсәтүченең хокукларын боза ала.  Кайчан сатып алучының, ә кайчан  сатучының хокуклары бозылуын ничек аңларга?

 

Клиент кайчан хаклы?

 

- Сатучылардан яки хезмәтләр башкаручылардан   мәгълүматка үтеп керүне кайчан таләп иткәндә. Әлеге хокукларның базасы булып 7, 8, 9, 10, 27,  28, 37 нче маддәләр тора.

- Товарны сату яки начар сыйфатлы хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен компенсацияләү буенча үз сәүдә контрагентларыннан гамәлләр таләп иткәндә. Шуның белән бергә кулланучы 12, 13, 14, 15, 18, 20, 21, 24, 25, 29, 32 нче маддәләргә таянып эш итәргә тиеш.

- Кирәкле вәкаләтләр бирелгән дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә. Мондый хокукларны гамәлгә ашыруның барлык база маддәләре  4 нче бүлектә тора.

- Сыйфатсыз товар сатып алудан килгән зыянны суд инстанцияләрендә каплау проблемасын хәл иткәндә.

Ә хәзер сатып алучыларның хокуксыз таләпләрен карарбыз:

 

кулланучы билгеле бер режим нигезендә эшләргә тиеш булмаган вакытта хезмәт күрсәтүне таләп итә алмый. Әмма кулланучының гамәлләре, бинаның эш режимы халыкка җиткерелгән очракта гына законсыз (11  нче маддә).

14 нче маддә таләпләренә туры китереп, кулланучы сыйфатсыз товардан (хезмәт күрсәтүдән) алынган зыянны бу учреждениедә товар сатып алу яки хезмәт күрсәтү фактын раслаучы документлар булса гына түләттерүгә дәгъва итә ала. Моннан тыш, кулланучының товарның яраклылык һәм хезмәт итү срогы чыккан чорда килгән зыянны каплауны таләп итәргә хакы юк.

Сатып алучы сатучыдан сыйфатсыз дип тапкан товарны шундый ук башкасына, әгәр ул алмаштырылмый торганнар исемлекләрендә  булса,  алмаштыруны таләп итә алмый (25 нче маддә).

Сатып алучы кулланышта булган, шуның нәтиҗәсендә үз куллану сыйфатларын  югалткан очракта, яхшы сыйфатлы товарны шундый ук башкасына алыштыруны таләп итә алмый (25  нче маддә).

Сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр, чыннан да, гаепле булса гына кеше рухи зыянны каплауны таләп итә ала (15 нче маддә).

Шулай итеп, клиент хәтта 2300-1 нче санлы закон яклавында да һәрчак хаклы түгел.

 

Сатып алган товарларыгыз уңышлы булсын!

 

(Мәкалә түбәндәге сайт материаллары буенча әзерләнде: https://zakonsovet.com//)

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International