Шимбә көнне, 6 октябрьдә, 1нче Алексеевск урта мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйгага иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларыннан чыгарылыш укучылары җыелды.
Әлеге бәйрәм көнендә укучылар һәм укытучылар кунакларга Сугышчан дан музеен күрсәтеп, мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр, анда ХХ гасыр сугыш низагларында катнашкан мәктәпнең чыгарылыш укучылары турында мәгълүматлар һәм фотографияләр тәкъдим ителгән; заманча микроскоп һәм җиһазлар белән биология кабинеты; ноутбуклар һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге белән информатика сыйныфы; Икенче бөтендөнья сугышы тарихы экспонатларын өйрәнү белән шөгыльләнүче эзләү клубы; барлыкка килүеннән алып безнең көннәргә кадәр мәктәп тарихына багышланган мәктәп музее. Кунаклар шулай ук мәктәп территориясендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгенең күргәзмә залын һәм остаханәсен, иркен спорт залны һәм укучыларның спорт һәм сәнгать өлкә-сендәге уңышлары яктыртылган актлар залын карадылар. Моннан тыш, алар Горурлык аллеясе белән таныштылар һәм 1950 елдан башлап барлык чыгарылыш укучыларының фоторәсемнәре белән таныштылар. Бинаның иске өлеше буйлап экскурсия аеруча дулкынландырды. Хәзер барысы да үзгә булуына карамастан, элеккеге укучылар үз сыйныфларын таныдылар, хатирәләре белән уртаклаштылар.