Район башлыгы котлавы

2019 елның 20 октябре, якшәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

- Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 Сезне һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне  белән чын күңелдән котлыйм.

Бу дәүләт бәйрәме юлчыларның хезмәтләрен рәсми рәвештә тануны аңлата,  һөнәрегезнең югары дәрәҗәдә кирәклеген һәм әһәмиятен тагын бер кат раслый.

Булдырылган юл челтәре - илнең милли байлыгы, һәм ул милли байлык буларак үзенә яхшы мөнәсәбәткә лаек, аны сакларга, арттырырга һәм нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Юлларның яхшы торышы - халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү, теләсә кайсы территориянең икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе. Автомобиль хәрәкәте, ил төбәкләре арасындагы элемтә, предприятиеләр эше, машина йөртүчеләрнең, пассажирларның, җәяүлеләрнең гомере, кешеләрнең иминлеге һәм бәхете юл төзүчеләрнең үз эшләрен ничек башкаруларына бәйле.

 Юлларыбыздагы хәлләр әкренләп яхшыра, урта һәм кечкенә торак пунктларга юллар һәм күперләр төзелә, реконструкцияләнә, бу, һичшиксез, район халкы тормышында уңай чагылыш таба.

 Юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм!  Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, көч һәм гаилә иминлеге, яхшы кәеф, тотрыклы эш күләме, төгәл һәм вакытында финанслау, тормыш юлында уңышлар һәм яңа сыйфатлы юллар телим!

 

Район башлыгы С. А. Демидов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International