Алексеевскилыларга  чиста су килә

2019 елның 18 октябре, җомга

Кышка кадәр Короленко, Демьян Бедный һәм Куйбышев урамының бер өлешендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү яхшырачак.

Хәзерге вакытта Короленко урамында «Чиста су» республика газлаштыру  фонды программасы кысаларында суүткәргеч салу эшләре бара.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов хәбәр иткәнчә, бу магистраль линия әлеге урамнарда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә булышачак.

- Әлеге программа ярдәмендә бу микрорайонда су бирү яхшырачак. Хәзер торбалар иске һәм канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Эшләр тәмамланганнан соң биредә яшәүчеләр яхшы басымлы сыйфатлы суны Тимирязев урамындагы су алу җайланмасыннан   ала алачаклар.

Анатолий Николаевич шулай ук әлеге челтәрләрнең киләчәктә «Алексеевскводоканал " карамагына тапшырылачагын аңлатты. Шәхси йортларда яшәүчеләр  аларның йортларына кертелгән иске торбалардан файдаланыргамы, әллә   кирәк булган очракта яңаларына алмаштырыргамы икәнен үзләре хәл итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International