Грипп һәм ОРВИны булдырмау чарасы - сәламәт яшәү рәвеше

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

 

Грипп - югары сулыш юлларының лайлалы тышчасы зарарлану, бизгәк тоту, агулану, шулай ук йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системалары эшчәнлеге бозылу белән характерлана торган кискен вируслы йогышлы авыру.

Безнең организмның эшчәнлеген бозучы гына түгел, ә бәлки тормыш өчен куркыныч   җитди өзлегүләр дә китереп чыгаручы бердәнбер кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ).

Инфекция чыганагы - авыру кеше.  Инфекцияне таратуда мөһим рольне

авыруны аяк өстендә үткәрүче  авырулар уйный.

Грипптан саклануның бердәнбер ышанычлы ысулы - вакцинация.   Ләкин кешеләрнең барлык төрләре дә вакцинацияне   теге яки бу сәбәпләр аркасында үтмиләр (тавык йомыркасы аксымына аллергик реакция, моңа кадәр ясалган вакцинациягә көчле реакция, иммунодефицитлы хәлләр, кискен инфекция һ.б.лар).

Гриппка каршы вакцинация ясатырга ярамаган кешеләр өчен  шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү профилактиканың төп чаралары булып тора.

 Сәламәт яшәү рәвеше сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итә.

Һәр кеше өчен гриппны һәм ОРВИны булдырмауның мөһим өлеше булган сәламәт яшәү рәвеше алып бару организмның  йогышлы авыруларга тотрыклылыгын күтәрергә булыша. 

Сәламәт  яшәү рәвеше  үз эченә түбәндәгеләрне ала:

• оптималь хезмәт һәм ял режимы;

• дөрес (балансланган һәм сыйфатлы) туклану;

• хәрәкәт активлыгы: физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, чыныгу;

• шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү;

 • психогигиена, үз хис-тойгыларың белән идарә итә белү;

• начар гадәтләрдән баш тарту (алкоголь, тәмәке әйберләре, наркотик чаралар);

хезмәт режимы.

 Оптималь хезмәт һәм ял режимы җитәрлек йоклау, хезмәт эшчәнлеген, ял итү һәм ашауны үз эченә ала.

 

Физик культура.

Даими физик күнегүләр, тренировкалар,  респиратор вируслар йогынтысына адекват җавап бирергә мөмкинлек тудырып, иммун системаны ныгытуга ярдәм итә.

Туклану.

Рациональ булмаган туклану, аксым, май, витаминнар һәм микроэлементлар кытлыгы икенчел иммунодефицит хәлләренең сәбәбе, грипп һәм ОРВИ вирусларын йоктыру өчен уңайлы шартлар булып тора.

Составларында антиоксидантлар, А, С, Е витаминнары һәм бета-каротин булган кара-яшел, кызыл һәм сары яшелчәләр, җиләк-җимешләрне  ашагыз.

Начар гадәтләр күп кенә җитди авыруларның сәбәбенә әйләнәләр, иммунитетка тискәре йогынты ясыйлар һәм респиратор авыруларының килеп чыгуына  ярдәм итәләр.

Стресс

Даими стресс кичерә  торган кешеләр, кагыйдә буларак, зәгыйфь иммунитетка ия булалар, шуңа күрә ешрак авырыйлар һәм ешрак йогышлы авырулардан өзлегүгә дучар булалар.

 

 Начар гадәтләр.

Тәмәке тартучылар респиратор авыруларына күбрәк бирешүчән  һәм салкын тию авыруларын ешрак кичерәләр.

Эпидемия кызган чорда гриппны булдырмау чаралары:

· җәмәгать транспортында, өйгә кайткач, һәр сәфәрдән соң кулларны җентекләп юарга кирәк. Кул юарга мөмкинлек юк икән,  үзең белән бактерияләргә каршы дымлы салфетка яки гель булдырырга киңәш ителә;

· биткә, авызның лайлалы тышчасына, борынга пычрак куллар белән кагылмаска;

· кешеләр күпләп җыелган урыннардан качыгыз.

Әгәр сез  үзегезне начар хис итә башласагыз, авыруның беренче билгеләре күренсә, инфекциянең таралуын булдырмас өчен җәмәгать урыннарында  битлектән файдаланыгыз. Битлек кию аркасында сәламәт кеше эпидемиянең кызган чагында җәмәгать урыннарына барып, авыру йоктырудан саклана алачак.

Әгәр сез шулай да авырып китсәгез, эшкә бармагыз,  балагызны өйдә калдырыгыз. Бу  инфекция таралу  куркынычын киметеп кенә калмаячак,  ә бәлки тормыш өчен куркыныч өзлегү очракларының арту ихтималын да киметәчәк.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Дөрес туклану, йокы, физик күнегүләр йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны формалаштыруга ярдәм итәчәк.

 .

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International