ИХТИРАМ һәм хөрмәт белән

2019 елның 4 октябре, җомга

Сишәмбе көнне районда өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләделәр. Халыкара өлкәннәр көнендә күп төрле чаралар узды, аларда бөтен игътибар һәм кайгырту күңелләре һәрчак яшь кешеләргә күрсәтелде.
Традиция буенча район башлыгы Сергей Демидов муниципаль хезмәт ветераннары: лаеклы ялда булган хакимият хезмәткәрләре һәм җирлек башлыклары өчен бәйрәм үткәрде.  Сергей Анатольевич җыелучыларны бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек теләде һәм акыллы киңәшләре өчен рәхмәт әйтте:

- Хөрмәтле коллегалар, сез буыннар арасындагы бетмәс-төкәнмәс элемтә үрнәге булып торасыз. Мин сезне монда күрүемә бик шатмын. Сезнең кайсыларыгыз белән без ешрак, кайсыларыгыз беләндер, бәлки, елга бер тапкыр күрешәбездер. Әмма сез беләсезме, сезнең өчен  минем ишегем   һәрвакыт ачык. Мин һәм минем командам сезгә хөрмәт белән карыйбыз, киңәшләрегезне һәм сүзләрегезне тыңлыйбыз. Киләчәктә дә сезнең белән бергә эшләрбез дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләр идем.
Шулай ук бу көнне озак еллар Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Тамара Федоровна Иванова да туган көне белән   котлаулар кабул итте.

- Беренче октябрь минем өчен һәрчак дулкынландыргыч - иң күп игътибар алган көн, һәм бу күңелле дә,  - дип кичерешләре белән уртаклаша педагогия хезмәте ветераны Валентина Смелова. - Ике ел рәттән хезмәттәшләрем белән очрашуга чакырылам.  Үтә дә кадерле - яраткан районыбызда актив тормышыбыз  үткән кешеләр белән очрашудан алган  хис-кичерешләр  беренче минуттан ук  сине биләп ала. Әлбәттә, кыска гына вакыт эчендә якын кешебезгә әйләнгән,  халык турында бик зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүче башлыгыбыз Сергей Демидовтан котлаулар ишетү  бик күңелле булды. Әлбәттә,  башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Рифкат Мифтаховның чыгышы без район өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итә алган заманнар турындагы уйга салды, күңелле вакыйгаларны тыңлаганда елмаерга мәҗбүр итте.

Бәйрәмдә катнашучыларның чыгышын ишетү бик күңелле булды. Очрашудан безнең барыбызда да бер елга җитәрлек  тәэсирләр  калды. Менә дигән мәдәни программа, игътибар һәм кайгыртуанлык өчен оештыручыларга зур рәхмәт.
Район мәдәният йортында узган бәйрәм концерты да тамашачыларда да бик күп тәэсирләр калдырды.
Шунысы игътибарга лаек, нәкъ менә Өлкәннәр көнендә алексеевскилылар беренче тапкыр район мәдәният йортының яңартылган сәхнәсен күрделәр, анда ремонттан соң кызыл фон карага алмаштырылган, зур экран пәйда булган һәм ул заманча яктыртылган .
Яңа сәхнәдә халык үзешчәннәре чыгышы аеруча ачык һәм истә калырлык булды.
Шулай ук бу көнне зал 50 ел бергә гомер иткән алтын парларны алкышлады. Шулай итеп, район үзәгендә яшәүчеләр Елена Петровна белән Юрий Михайлович Кисловлар, Сәбиха Мингата кызы белән  Ралиф Хак улы Гатиннар, шулай ук Чуаш Майнасында яшәүче Елизавета Николаевна белән  Николай Петрович  Иннокентьевлар алкышларга лаек булдылар.
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин барлык катнашучыларны район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады һәм юбилярларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International