Мәктәпнең юбилее

2012 елның 21 сентябре, җомга

6 октябрьдә район үзәгенең беренче мәктәбе үзенең гасыр юбилеен билгеләп үтәчәк.  Әлеге истәлекле датага  багышланган бәйрәм чараларына педагог-ветераннар һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар чакырыла.

Сәгать 10да кунаклар өчен “станцияләр” (мәктәп музее, спортзал, “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб һәм башкалар) буйлап экскурсия булачак. 10.45тә район мәдәният йортында чакырылучылар игътибарына балаларның иҗат эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителә. Сәгать 11дә шунда ук видеофильм күрсәтелә, аны бәйрәм программасы дәвам иттерәчәк. Ә чара тәмамлангач педагог-ветераннар чәй янына чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International