Мөһимнән - күләмлегә: Алексеевскида мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булды

2019 елның 24 августы, шимбә

Район башлыгы Сергей Демидов мәгариф хезмәткәрләре  август конференциясенең пленар утырышында һәр кешенең формалашуында укытучының гаять зур ролен билгеләп үтте.

- Сезнең өстә - зур җаваплылык, - диде ул.

Укучыларның язмышы, илнең иртәгесе көне күп очракта нәкъ менә укытучыга, аның профессиональ һәм кешелек сыйфатларына бәйле.

Район мәгариф системасын үстерү стратегиясе турында фикер алышу барышында аның сыйфатын күтәрү өчен берничә мөһим тәкъдим әйтелде.

Гадәттәгечә педагогик август конференциясендә яшь белгечләрне, укуда һәм укытуда югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларны һәм педагогларны хөрмәтләделәр.

БДИ тапшырганда 90 нан артык балл җыйган укучылар, Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы призерлары һәм җиңүчеләре, аларның остаз-педагоглары район башлыгы грантына лаек булдылар.

Традиция буенча мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы педагогик тармак ветераннарын хөрмәтләү белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектлар үтәлешенә контрольлек итү  буенча эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова Алексеевск районы мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышында катнашты. Советлар Союзы Герое Иван Кочнев исемендәге икенче мәктәптә делегация эзтабарлар күргәзмәсе,  яшь хәрәкәт активистлары отрядының эше белән танышты. Шулай ук кунакларга хокук саклау яшьләр отрядлары парадын тәкъдим иттеләр. Робот техникасы клубында катнашучылар да үз казанышлары турында сөйләделәр.
Пленар утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна һәм Лобачевский исемендәге лицей директоры Скобельцева Елена Германовна да катнашты.
Утырыш барышында узган уку елына йомгак ясадылар һәм Алексеевск районында мәктәпкәчә һәм мәктәп белемен үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International