Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Әтисенең эшен дәвам иттереп
2012 елның 7 сентябре, җомга
Алексеевск район газ хезмәте коллективы җитәкчеләре Тәлгат Назыйровны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Хезмәттәшләре аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшендә уңышлар тели.
...16 яшендә Тәлгат “Алексеевск сельхозтехника”сына слесарь булып эшкә урнаша. Эше бик җиңелләрдән булмый, тик егет зарланмый, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, ә 1970 елда ул армия сафларына чакырыла. Башта Казахстанда хезмәт итә, аннан Псковка күчерелә. Яхшы хезмәт иткәне өчен ул “Совет Армиясе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Өенә ул өлкән сержант исеме белән кайта һәм яңадан туган коллективында эшкә тотына...
1978 елда Тәлгат Алексеевск газ хезмәтенә эшкә урнаша, ул елларда аны әтисе Миңгали Хәбибулла улы җитәкли. Әлеге өлкәдә авария-диспетчер хезмәте машина йөртүчесе, соңрак өлкән мастер булып эшләп, егет белем һәм тәҗрибә туплый. Ә 1986 елда ул Алексеевск газ хезмәтенә начальник итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда әлеге оешма район үзәге һәм авыл җирлекләрендә газлаштыру үткәрә. Газ хезмәте коллективы өчен ул елларда алны-ялны онытып, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә тырышып хезмәт итәргә туры килә.
Мондый җитәкчеләр хәзерге заманда бик сирәк. Аның ныклы сүзе, кешелеклелеге бар нәрсәдә чагыла. Ару-талу белмәс холкы бәрабәренә, ул куелган бурычларга профессиональ якын килә, шул ук вакытта юмор хисен дә югалтмый. Мондый җитәкче белән эшләргә дә рәхәт. Тикмәгә генә ул “Газпром Трансгаз Казань” ЧҖҖның хезмәт ветераны”, “ТРның Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре” медальләре белән бүләкләнмәгәндер. Хатыны Асия Фәйзелхак кызы белән дә Тәлгат Миңгалиевич 38 ел йөрәк җылысын бүлешә. Алар бергә ике кыз үстергәннәр, ә хәзер мәхәббәтләрен оныкларына бүләк итәләр.
Хезмәттәшләре аның турында менә нәрсә сөйләде.
Рәфкат Җиһаншин, Алексеевск газ хезмәте начальнигы урынбасары:
“Мин Тәлгат Миңгали улы белән егерме елдан артык бергә эшләвем өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ул бик тәртипле, шул ук вакытта таләпчән җитәкче. Хөрмәтле Тәлгат Миңгали улы сезгә , артка әйләнеп карагач, эшләгән хезмәтегездән канәгатьләнү алуыгызны телим. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим”.
Анатолий Типясев, авария-диспетчер хезмәте мастеры:
“Тәлгат Миңгали улы белән мин 1991 елдан бирле эшлим, ул елларда авылларны газлаштыру кызу темплар белән барды, һәм Тәлгат Миңгалиевич Алексеевск кешеләре зәңгәр ягулыктан файдалана алсын өчен барысын да эшләде.
Ә бүгенге көндә күпфатирлы йортларны шәхси ягып җылытуга күчерү буенча эшләр бара, янә бу зур һәм җаваплы эш аның турыдан-туры җитәкчелеге астында үтә. Юбилеенда аңа күтәренке рухлы, яхшы кәефле булып калуын телим!”
Евгений Самсонов, өлкән мастер: “Район газ хезмәтендә 20 елга якын эшлим, шул еллар эчендә Тәлгат Миңгалиевич минем өчен яхшы үрнәк булды. Ул кул астындагы кешеләргә генә түгел, үзенә дә таләпчән. Иң кыен хәлләрдән дә чыгу юлын таба, безне дә шуңа өйрәтә. Беркайчан да үзенең хезмәттәшләренең проблемаларыннан читтә калмый һәм көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.
Тәлгат Миңгалиевичны истәлекле датасы белән котлап барлык изгелекләрне телим!”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Алексеевскида 20 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 ка югарырак, бу чорда максималь һава температурасы +26дан +33кә кадәр булачак.
Татарстанда 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособиеләр түләүгә 24,2 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яшь ярымга кадәрге балаларны карауга 24,2 миллион сумнан артык акча күчергән.
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз