Алексеевск Сугышчан дан музеенда Кара диңгез флоты хәрби хезмәткәрләренең укучылар һәм элек ЭПРОН коткару судносында хезмәт иткән алексеевскилылар белән очрашуы булды. 145 нче авария-коткарту отряды (АСО) командиры 2 нче ранг капитаны Джанунц Вадим Сергеевич, ЭПРОН коткару судносы командиры 3 нче ранг капитаны Хрипков Евгений Владимирович, тәрбия эше буенча судно командиры урынбасары Врелих Вячеслав музей экспозициясе белән таныштылар. Кунакларда ЭПРОН коткару судносына һәм анда якташларыбызның хезмәт итүенә багышланган экспозициянең бер өлеше аеруча зур кызыксыну тудырды. Аннары әңгәмә булды, аның барышында карадиңгезлеләр судноны модернизацияләү, флотта контракт буенча хезмәт итү шартлары турында сөйләделәр һәм алексеевскилыларны ЭПРОН судносында сроклы хезмәттә һәм контракт буенча хезмәт итәргә чакырдылар.
Җавап сүзендә Николай Чурин Алексеевск районының 2007 елдан бирле ЭПРОН коткару судносы белән хезмәттәшлек итү тарихы турында сөйләде, кунакларга егетләребезне чакырганнары өчен рәхмәт әйтте , Ватаныбызның көньяк чикләрен саклау эшендә моннан соң да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез, дигән ышаныч белдерде.
Рәсми чарадан соң алексеевскилылар эпронлылар белән тагын бер кат аралаштылар, аларга сораулар бирделәр.
Истәлекле очрашудан күбрәк фотоларны безнең alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.
Судно тарихыннан…
“Наследники «Эпрона” китабында әйтелгәнчә, 1923 елда Севастопольдән Мәскәүгә инженер Владимир Сергеевич Языков килә, ул 1908 елдан алып Англиянең 1853-1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында баткан “Принц” пароходын чыгару эшләрен оештырып өйри, ләкин бу эш нәтиҗә бирми. 1854 елның 12 ноябрендә Балаклава култыгында давыл башлана, ул 34 корабльне диңгез төбенә озата, алар арасында “Принц” та була. Рәсми мәгълүматлар буенча аның бортында 36700 пар йон оек, 53000 шундый ук күлмәк, 2500 толып, 150 мең йокы капчыгы, 40 мең су үткәрми торган бүрек, шуның кадәр үк мех пальто һәм 120000 пар итек була. Берничә елдан соң бу корабльдә 35 мең кешелек инглиз армиясен тоту өчен билгеләнгән бик күп алтын һәм көмеш булган, дигән имеш-мимешләр тарала. Бу алтынны күпләр табып алырга хыяллана, ләкин аларның тырышлыклары уңышсыз була. Күп кенә хәзинә эзләүчеләр бу эштә бөлгенлеккә төшә, күпме кеше һәлак була. Шуның өчен корабльне “Кара Принц” дип атый башлыйлар. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, аның турында, баткан хәзинәне табу уе белән яшәгән инженер Языковтан кала,барысы да оныталар. Мәскәүгә килеп, ул Берләшкән Баш Сәяси Бүлекнең аерым бүлек начальнигы Гейнрих Григорьевич Ягоданы шулай да ышандыра ала. Моның өчен махсус төркем төзиләр, ул соңрак алтын эзләү өчен средстволарны тикшерү һәм сынау өчен тирән сулы тәҗрибә партиясе дип атала башлый, ә 1923 елның ноябрендә “Аерым билгеләнештәге су асты эшләре экспедициясе” (“ЭПРОН”) дигән исем ала.
Сентябрьдә бортында хәзинәләре булган корабльне турыдан-туры эзләү эшләре башлана.
Маҗара яратучыларны күңелсезләндереп, корабльдә алтынны тәки тапмыйлар. Аның каравы эзләү елларында “ЭПРОН” су асты-техник эшләрне үткәрү, корпуслы конструкцияләрне су төбеннән күтәрү, су асты тирәнлегендә тикшерүләр үткәрү, яңа тирән сулы водолаз техникасы булдыру тәҗрибәсе алды һ.б.лар. Үзенә иң яхшы белгечләрне һәм техниканы җыйды, экспедиция җитди оешмага әйләнде, аңа төрле заданиеләр, шул исәптән “Пеликан” су асты көймәсен күтәрү эшләре дә йөкләнде. Эшләр Балтыйк диңгезендә дә алып барылды. Дистә еллар узгач, бу инде хәрби-диңгез флотында аерым структура, төрле исемнәргә лаек булды.
“ЭПРОН” коткару судносы исә үз исемен 1989 елда легендар оешма турында истәлек итеп авария-коткару хезмәте ветераннарының юлламасы буенча алды. Ул еллар өчен характеристикалары һәм мөмкинлекләре буенча уникаль судно 21 нче гасырда да үз бурычларын үти һәм Кара диңгез флотының гамәлдәге берәмлеге булып тора һәм бәлагә юлыккан корабльгә яки баткан су асты көймәсенә ярдәмгә килергә теләсә кайсы минутта әзер булып тора. Хәзер данлы эпронлылар тарихында ышанычлы хезмәтләре белән яңа офыкларга баручы алексеевскилыларның да катнашы бар.