Сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алганда кулланучының гамәле

2019 елның 21 июне, җомга

Бүген кулланучылар базарында төрле  җитештерүчеләрнең, ни  кызганыч, төрле сыйфатлы азык-төлек товарларының киң асортименты сатыла. Ул товарларга дәгъвалар да төрле.

Һәр кулланучы диярлек үз хокукларының бозылуы белән очраша,  бөтен кеше дә үзен ничек якларга икәнен белми.

Кулланучылар игътибарын түбәндәге ашамлык продуктларының, материаллар һәм әйберләрнең әйләнештә була алмауларына юнәлдерәбез:

  •  норматив документлар таләпләренә җавап бирмәүче,  начар сыйфатлы булулары күзгә бәрелеп торучы, андый продуктларны, материалларны һәм әйберләрне тикшергәндә ашамлык продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә  дәүләт күзәтчелеген тормышка ашыручы органнар вәкилләрендә (алга таба – дәүләт күзәтчелеге органнары) шик тудыручы,  тәкъдим ителгән мәгълүматка җавап бирмәүче һәм аларга карата аларның ялган  икәнлеге шикле булучы; билгеләнгән яраклылык сроклары  булмаучы (ашамлык продуктлары, материаллар һәм әйберләр өчен аларга карата  яраклылык срогын кую мәҗбүри булып тору) яки  яраклылык сроклары чыккан, маркировкалары, законда яки норматив документларда каралган мәгълүматлары яки аларга карата  андый мәгълүматлары булмау.

  Азык-төлек товарларының сыйфатына карата шик туса, сатучыдан товарның килеп чыгышын һәм сыйфатын раслаучы документларны таләп итегез. Әгәр сатып алучы сыйфатсыз азык-төлек товары сатып алса,  бу очракта нишләргә? Беренче чиратта товарның яраклылык срогын тикшерергә кирәк. Яраклылык срогы чыккан продуктларны кире кайтарып биргәндә күпчелек очракта товарга акча түләү турында чегы сакланса,проблемалар килеп тумый.

 “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законда кулланучыда касса яки товар чегы яисә товарны сатып алуны һәм сатып алу шартларын раслаучы башка документ булмау аның таләпләрен үтәүдән баш тарту өчен сәбәп булып тора алмый һәм аны килешү төзүне раслауда шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Ләкин практикада чекның булмавы товар сатып алу фактын исбатлаганда каршылык булып тора.

  Әйләнештә тиешле сыйфатсыз  ашамлыклар булганын тикшерү өчен кулланучыга ярдәм сорап дәүләт контроленең (күзәтчелеге)  вәкаләтле органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хезмәт кулланучы гаризасы буенча контроль чаралар кысаларында сәүдә предприятиеләрен тикшерәчәк, ләкин сатып алучы язма дәгъва белән кибеткә мөрәҗәгать иткәннән һәм тискәре җавап алганнан соң сыйфатсыз азык-төлек товарын кире кайтарып бирергә тырышканнан соң гына.

 Кулланучыга гаризада эшләре (эшлексезлекләре) белән кулланучы хокукларын бозган юридик затның исемен яки шәхси эшмәкәрнең фамилиясен, исемен, атасының исемен, кибетнең төгәл кайда урнашканлыгын, сыйфатсыз товарның кайдан сатып алынганлыгын, шулай ук товарның исемен, әзерләүчесен, сортын, партиясен, саф авырлыгын һәм кулланучы савытындагы күләмен, әзерләнү һәм төргәкләү датасын һәм норматив документлар таләпләре нигезендә  азык-төлеккә экспертиза үткәрергә  сайлап алу өчен товарның башка аерып торучы билгеләрен күрсәтергә.

Сатучы дәгъвада  язылган таләпләрне  канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта сатып алучы  ирекле тәртиптә  үзе теләгән: оешма урнашкан урындагы,  яшәү урынындагы яки кулланучы килгән урындагы, я булмаса  килешү төзү яки башкару урынындагы судка  мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 Кулланучыларга уяулыкларын югалтмаска,  азык-төлек товарларын сатып алуга  игътибарлырак карарга, кирәкле мәгълүматны бирүләрен таләп итәргә киңәш бирәбез. Исегездә тотыгыз:   сатып алучы товар турында мәгълүматны никадәр күбрәк белсә, аның сыйфатлы товар сатып алуда мөмкинлеге шуның кадәр күбрәк булачак.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International