Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда авылда үз эшен ачкан, аягында нык басып торучы, яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшмәкәрләр бар. Шундыйларның берсе - Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылыннан Халиковлар гаиләсе, бу гаилә үзенең мини-фермасын ачкан, өендә Һолланд сыры һәм куертылган сөт (сгущенка) җитештерә.
Ферма хуҗасы Розалия Халикова сөйләгәнчә, алар ферманы 2016 елда ачканнар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика программасы буенча ире Феликс белән мини-фермаларын үстерүгә 200 мең сум акча алганнар. Өч ел эчендә савым сыерларының санын өчтән сигезгә кадәр арттыра алганнар. Хәзер барлыгы 14 мөгезле эре терлек асрыйлар.
Ә быел сыерны яңа туган кара-чуар токымлы бозавы белән сатып алганнар һәм аны “Сандугач” дип атаганнар. "Безгә аның тәүлегенә югары майлылыктагы 40 литрга кадәр сөт бирәчәген вәгъдә иттеләр. Тагын аларның иммунитеты да бик нык», - диде Феликс. Розалия һәм Феликс гаиләсе күп балалы - аларның Гөлчәчәк, Гөлзирәк һәм Олеся исемле өч җиткән кызлары бар.
Сыерларның сөтләре майлы. Монда оныкларының өлеше дә бар: алар аларны җәй буе болында көтәләр. Сөтбикәләрне хаклы рәвештә гаиләнең төп туендыручылары, дип атыйлар. Феликс һәм Розалия сөттән каймак, эремчек, корт, куертылган сөт, май һәм хәтта сыр да ясыйлар.
- Сырны кулдан ясыйм, шуңа күрә ул шундый йомшак килеп чыга, – дип үзенең осталык серләре белән уртаклашты Розалия. Моннан тыш, Халиковлар хуҗалыгында 110 кош-корт – үрдәк, каз, тавык, 20 сарык һәм ике умарта семьясы да бар.
ТР Авыл хуҗлыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте