Күп кенә кибетләр телефонны кабул итүдән һәм аның өчен түләнгән акчаны сатып алучыга кире кайтарудан баш тарталар. Хәтта гаджетның җитешсезлеге күренеп торганда да күпчелек очракларда сатучылар аларның килеп чыгуында сатып алучыны гаепләргә тырышалар, телефоннарның кире кайтарыла торган товарлар исемлегенә кертелүенә, кассада кирәкле акчаның булмавына сылтыйлар яки башка дәлилләр китерәләр.
Еш кына сыйфатсыз товарны алудан баш тартканда сатучылар, телефон техник яктан катлаулы товарга керә, дип белдерәләр. Үз сүзләрен раслап, кибеттә сатып алганнан соң кире кайтарылырга тиешле булмаган товварлар исемлеген раслау турында Хөкүмәт карарын мисал итеп китерәләр.
Чыннан да, андый исемлек бар һәм телефон анда кертелгән. Ләкин шунысын белергә кирәк: чикләү яхшы сыйфатлы төзек товарларны кире кайтаруга куелган. Әгәр гаджетта кимчелек табылса, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон аны кире кайтаруга каршы килми.
Шул рәвешчә телефонны кире кибеткә тапшырып, аның өчен акчаңны алу түбәндәге шартларда гына мөмкин:
- телефонда җитешсезлекләр табылганда;
•
- саклау срогы чыкмаганда;
•
Әгәр сатып алучы акчаны кире кайтару турында таләп итсә, кибет аны 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш;
•
Гаджетны кредитка сатып алганда сатып алучы акчаны, шулай ук процентларны кире кайтарырга тиеш;
•
Онлайн-кибеттән сатып алынган телефонны атна дәвамында кире кайтарырга мөмкин, хәтта төзексезлекләр булмаганда да.
Югарыда санап кителгән пунктларны кибет администрациясе белән әңгәмәдә сөйләшеп килешергә кирәк, ләкин телдән сөйләшүләр уңай нәтиҗәгә китермәсә, сатучыга язмача дәгъва җибәрү таләп ителә.
Бәхәсле хәлне судка кадәр җайга салу һәм үз таләбеңне белдерү өчен сатып алучыга дәгъва хаты әзерләргә кирәк. Документны язма рәвештә язарга. Телефон өчен акчаны кире кайтару турындагы дәгъвада түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
•
җибәрүче турында мәгълүматлар;
•
алучы турында мәгълүмат;
•
гаджет сатып алу шартлары;
•
сатып алынган телефонның тасвирламасы;
•
документ җибәрү өчен сәбәпләр;
таләпләр.
Әгәр телефонның гарантиясе булса, кибет җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләрен билгеләү максатында экспертиза үткәрергә тиеш. Дәгъва белдерү текстында сатып алучыга телефонны тикшерү процедурасында үзенең дә катнашырга теләге барлыгын күрсәтергә кирәк.
Белгеч нәтиҗәләре белән риза булмаганда сатып алучы бәйсез экспертка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ләкин аның өчен үз акчаңны түләргә, ә киләчәктә чыгымнарны кайтару турында таләп белдерергә туры киләчәк.
Мөһим! Телефонны сатучыга тикшерү өчен тапшырганда гаджетның торышын җентекләп күрсәтеп (механик зыян китерүләрнең, ачу эзләренең булмавы һ.б.лар), тапшыру-кабул итү актын төзергә кирәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы