Алексеевск автосыйныфында сугыш хәрәкәтләре ветераны белән очрашу булып узды. 10 февральдә истәлекле көн - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу алдыннан автосыйныфның 23 курсанты белән ТР ДОСААФының Алексеевск җирле оешмасы мастеры Айрат Закиров катнашында батырлык дәресе үткәрелде. Айрат Төньяк Кавказда хезмәт итте һәм сугыш турында ишетеп кенә белми.
- Совет Армиясе әфган халкы белән сугышмады. Сугышчы-интернационалистлар террорчыларга һәм корал сатучыларга каршы көрәштеләр. СССР белгечләре өйләр һәм инфраструктура объектлары салдылар. Армия башкарган бурычларның бары тик 40 проценты гына сугышчан операцияләр белән бәйләнгән иде. Узган гасырның 80 нче елларында солдатларыбыз һәм офицерларыбыз Үзәк Азиядән СССРга һәм Европага наркотиклар тарату юлында киртә булып тордылар, - дип батырлык дәресенә йомгак ясады ТР ДОСААФының Алексеевск җирле оешмасы идарәсе рәисе Владимир Иванов.