Бүген Алексеевск районы имам-мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мөхтәсиб булып эшләү дәверендә ул үзен яхшы җитәкче, гадел имам һәм намуслы мөселман итеп танытты. Күп кенә алексеевскилылар өчен ул үрнәк алырлык кеше булып тора. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә һәм файдалы киңәш алырга мөмкин.
Рөстәм Вальщиков Зур Тигәнәле авылында туа. Бала чагы һәм яшьлеге авылдагы башка яшьтәшләренеке кебек уза. Тик менә искиткеч моңлы тавышы һәм музыкага һәвәслеге белән генә ул иптәшләреннән аерылып тора. Исламның башлангыч мәгълүматларын ул әбисеннән башкаларга караганда иртәрәк үзләштерә башлый.
- Мин гадәти гаиләдә үстем, - дип сөйли Рөстәм хәзрәт. – Әнием Гөлнәфис - сыер савучы, әтием Нәбиулла райпода товар белгече булып эшләде. Әти коммунист иде. Шуңа күрә ул диннән ерак торучы кеше иде. Ә менә әбиебез бик дини кеше иде. Көненә биш тапкыр намазын калдырмады. Ул бездә диннең яхшы эшләргә өйрәтүен тәрбияләп һәм күрсәтеп үстерде. Бервакыт миңа 13-14 яшьләр тирәсендә ул апаларым белән Казанга китте һәм анда Мәрҗани мәчетенә кергән. Аннан кайткач, мәчеттә нәрсәләр күрүе, идәнгә ямь-яшел, матур келәмнәр җәелгәнлеге, анда шулкадәр тынычлык һәм рәхәтлек хөкем сөрүе турында шундый хис-тойгыларга бирелеп сөйләде. Миндә шунда ук: “Ул нинди урын икән шундый?” - дигән сорау туды. Шуннан соң мин һәрвакыт рухи эзләнүдә булдым. Иманын саклап кала һәм аны безгә тапшыра алган әбием аркасында мин Аллаһы Тәгаләгә килдем, - ди хәзрәт.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумында махсус урта белем алып, армиядә хезмәт итеп кайткач, ул мәктәптә эшли, аннары, авылдашларын матур итеп җырлавы һәм баян уйнавы белән сөендереп, авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе була. 90 нчы еллар башында яңарыш чоры һәм мәчетләр төзү башлана. Безнең бистәдә менә дигән мәчет салына, бары тик кадрларны сайлап аласы гына кала. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, яшь белгечләргә зур өметләр баглап, аны имам итеп билгели. Ул вакытта инде Рөстәм хәзрәт белем алган була. 1992 елда ул Чистай мәдрәсәсенә укырга кереп, анда ике ел укый.
- Чистайда мәчет барлыгын һәм анда укырга мөмкин икәнлеген ишетеп, анда нәрсәнең нәрсә икәнлеген, мәсәлән, укырга ничек керергә, нишләргә икәнен белешергә киттем. Мин бит ул вакытта бернәрсә дә белми идем. Бары тик мәчеткә сорарга гына кердем. Ә анда мине шунда ук студент итеп алдылар һәм 1 сентябрьдә килергә куштылар. Без сигезәү идек. Укытучылар Төркиядән килгәннәр иде. Китаплар һәм уку әсбаплары юк дәрәҗәсендә: китапларны, лекцияләрне күчереп яздык.
Хәтта түбәтәйләрне дә үзебез тегеп кидек.
Яшь имам карьерасының башында ук татар авылларында мәчетләр, мәчет каршында мәдрәсә төзү, зиратны зурайту идеясе белән яна башлый. Әлбәттә инде, яшьлеге да, финанс кыенлыклары да тәэсир итә, ләкин аралашучанлыгы аңа монда да булыша. Аллаһы Тәгалә һәм район җитәкчелеге ярдәмендә, шулай ук “Алексеевскдорстрой”, “Эдем”, “Алексеевск керамикасы”, “Мостовик”, “Стройдорсервис” һәм башка оешмалар коллективлары тырышлыгы белән территорияне төзекләндерү эше даими төстә алып барыла. Хәзер Рөстәм хәзрәт бистәдә икенче мәчет төзү нияте белән яши. Ә безнең мәдрәсә шәкертләре ярыйсы гына белем алалар. Бу хакта Коръәнне сәнгатьле итеп уку буенча үткәрелә торган республика конкурслары да сөйли. Ул үзе дә дини һәм дөньяви белемнәрне күтәрүгә зур әһәмият бирә.
- Мин имам булып эшли башлаганда мәхәллә кешеләре 12-14 әү генә иде. Нигездә – бабайлар. Хатын-кызлар ул чакта мәчеткә йөрмиләр иде әле. Акрынлап кына үз эшчәнлегебезне башлап җибәрдек. Ел саен нәрсә дә булса эшләдек. Баштан балаларның беренче төркемен җыйдык, алар белән гарәпчә укырга-язарга өйрәндек. 2005 елда мәдрәсә ачылды. Һәр елны анда 20 ләп кеше укыды. Хәзер укырга өйрәнергә 60 тан артык кеше йөри. Чистай ягына бару юлында икенче мәчет төзү ниятебез бар. Моңа ихтыяҗ өлгереп килә, чөнки бәйрәмнәр вакытында мәчет килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмый, намазны урамда укыйбыз. Мәхәллә кешеләре арасында яшьләрнең күп булуы сөендерә. Атна саен җомга намазына 70 ләп кеше килә. Мәчеткә йөрүче яшьләр күбәйгәннән-күбәя бара. Бәхеткә, совет заманнарыннан соң хәл үзгәрә. Кешеләр дингә тартылалар, бу сөендерә. Газета аша яшьләргә, яшь гаиләләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Ни кызганыч, без хәзер 100 никахка 50 аерылышу туры килүен күреп торабыз. Хәзер яшьләрнең уртак максатлары, уртак карашлары, бурычлары юк. Һәр яшь парның бердәм омтылышы һәм бер-берсен аңлавы кирәк.
Хәзрәтнең эш көне, әйтергә кирәк, тәүлегенә 24 сәгать: яшьләргә никахны үзе укый, яңа туган балага исем куша, мәрхүмнәрне соңгы юлга озата, ә иң мөһиме - яшьләр күңеленә әхлаклылык орлыклары салырга тырыша.
- Иртән йокыдан уянгач, Аллаһы Тәгаләгә һәр көнне исән-сау уянуым, яктылыкны, кояшны күрүем өчен рәхмәт укыйм, Аллаһтан тынычлык, исәнлек һәм бер-беребезгә карата хөрмәт булуын телим.
Хәзрәт өчен иң мөһиме – пөхтәлек, барлык эшләрдә: өйдә дә, эштә дә чисталык һәм тәртип. Бары тик шул чакта гына уйларыңда да тәртип булачак.
Хәзерге заман хәзрәте шулай ук төгәллек, гаделлек, гуманлылык һәм башкалар кебек иң яхшы кешелек сыйфатларына ия булырга тиеш. Кайвакыт төнлә шалтыраталар, һәм син җыенып чыгып китәсең. Һәрчак әзер булып торырга кирәк. Шундый очрак та булды: мин әнием янына Яр Чаллыга барып, баскычтан күтәрелдем генә – телефоннан шалтыраталар. Кайтуымны сорыйлар. Кереп чәй генә эчтем дә, кире кайтырга чыктым. Гаиләңне калдырып кайтасың. Шундый вакытларда кешеләр хәзрәтне күрергә, юату һәм тынычландыру сүзләре ишетергә телиләр.
Рөстәм Вальщиков - спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Элек милли көрәш белән шөгыльләнгән. Хәтта Сабантуйларда да уңышлы чыгыш ясаган, ә хәзер аны чаңгыда, тимераякта күрәсең.
Хәзрәт – әйбәт гаилә башлыгы, хатыны Эльмира ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр, ә хәзер оныклары Даутның ничек үсүен күреп сөенәләр.
- Газета аша район кешеләренә яхшылык, бәхет, сәламәтлек телисем килә. Шуны да әйтим: биредә мөселманмы ул, правослау динендәге кешеме, урысмы, татармы яки башка милләт вәкилеме, бик ярдәмчел халык яши. Һәрвакыт барысы да мактап кына торалар. Бездә катнаш никахлар да күп. Биредә яшәүчеләр динне хөрмәт итәләр, бу миңа бик ошый. Иң сөендергәне шул, бездә аңлашылмаучанлыклар беркайчан да булмады. Мөселманнар бәйрәмендә мине атакай котлый. Мин дә аны правослау бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Без дус-тату яшибез. Һәркемнең бәхетле, имин, мул тормышта яшәвен телим. Уйлап карасаң, безнең гомеребез бик кыска. Шуңа күрә яхшы эшләрне күбрәк эшләп калырга кирәк. Дин – ул, беренче чиратта, игелекле йөрәк. Кулларың, аякларың исән-сау булганда, күзләрең күргәндә без бәхетле яшәргә тиешбез. Бәхетне кайдандыр читтән эзләргә кирәкми. Күп нәрсә үзебезгә, үзебезнең омтылышыбызга, интеллектыбызга, физик сәләтебезгә бәйле. Бездә лаеклы яшәү өчен бөтен нәрсә бар. Мәсәлән, мин чаңгы, тимераяк шуам, йөзү белән шөгыльләнәм, тренажер залына да йөрим. Ни өчен рәхәтләнеп яшәмәскә, омтылмаска? Сиңа бит беркем дә “зәңгәр каймалы тәлинкә”дә китереп бирмәячәк.
Рөстәм хәзрәтне барлык мәхәллә кешеләре исеменнән 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез, ниятләгән изге эшләрегез гамәлгә ашсын иде.