Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен пенсия 25 процентка артачак

2019 елның 15 феврале, җомга

Пенсияләрне индексацияләү турында  Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе начальнигы Гөлкәй Әхмәтова сөйли.

-  2019 елның 1 гыйнварыннан  авыл җирләрендә  озак вакытлар эшләүче кешеләрне пенсия белән тәэмин итү артачак. Федераль законны гамәлгә ашыру   кысәларында билгеләнгән түләүнең 25 % ы күләмендә пенсиягә өстәп түләү көтелә. Ул иминият пенсиясенең ике төре – картлык һәм инвалидлык буенча бер үк вакытта өч шарт булганда билгеләнә:

- билгеләнгән  түләүне күтәргәнче авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел эшләргә кирәк;

- бары тик эшләмәүче пенсионерларның  пенсиясе  генә күтәрелә;

- әлеге өстәмә  авылда яшәгән чорга гына билгеләнә.  

Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүчеләргә өстәмә тиеш түгел, чөнки бистә  авыл җирләренә керми.

 Шунысын да билгеләп үтик:   1992 елның 1 гыйварыннан башлап турыдан-туры авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләмәгән  кешеләр үзләренең эшләрен стажларына кертә алмыйлар. Болар -  бухгалтерлар, икътисадчылар, кассирлар, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре, секретарь-машинистлар.

Авыл стажы өчен түләү күләме  1333,55 сум тәшкил итә, ә бу билгеләнгән түләүнең 25 проценты (5334,19 сумнан 25 процент), ә 3 нче төркем инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен - 666,78 сум (2667,10  сумнан 25 % ).
Пенсионер авыл хуҗалыгы стажы өчен билгеләнгән түләүгә яңадан исәп-хисап ясау өчен өстәмә документларны теләсә кайсы вакытта китерергә хокуклы:

- әгәр кирәкле документлар 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр китерелсә, андый яңадан исәп-хисап 2019 елның  гыйнварыннан ясала.  Мәсәлән, әгәр гражданин документларын май аенда бирсә, пенсия фонды хезмәткәрләре өстәмәгә яңадан исәп-хисап ясыйлар, һәм ул  бу елның гыйнварыннан алып бетермәгән акчаны барыбер алачак, ягъни моңа кадәрге айлар өчен аңа яңадан исәп-хисап ясалачак.

 Тиешле документлар белән мөрәҗәгать иткәндә  2020 елның 1 гыйнварыннан  яңадан  исәп-хисап ясау гражданинның гаризасы кабул ителгән айдан соң килә торган айның 1 нче числосыннан гамәлгә ашырыла.
 
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International