Алексеевск теннисчылары Татарстан җыелма командасына керделәр

2019 елның 15 феврале, җомга

 

7 февральдән 10 ына кадәр Казанда 2007  елгы һәм аннан кечерәк спортчылар арасында өстәл теннисы буенча ТР беренчелеге булып узды. Ярышларда  республикабыз шәһәрләре һәм районнарыннан 200 дән артык теннисчы катнашты.  Лебединолы Михаил Сяркин  бер тапкыр гына оттырып, бронза медальгә ия булды. Ул пьедесталга өч тапкыр күтәрелде.

Көмешне ул Балык Бистәсе  теннисчысы белән парлап уйнаганда алды. Тагын бер бронзага Казаннан теннисчы кыз белән катнаш разрядта чыгыш ясавы аркасында лаек булды.

Лебедино теннис мәктәбенең тагын бер вәкиле   Алексей Монахов  шәхси зачетта ике тапкыр җиңелеп, 5  нче урынны алды, бу аңа  да  апрель аенда Татарстан җыелма командасы составында Оренбургта Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бирә. Парлы уенда ул да уңышлы чыгыш ясап, ике тапкыр иң яхшылар сигезлегенә керде.
 -Командабызның иң яшь, 2011 елда туган катнашучысы Алексей Июдин да бик матур уйнавын күрсәтте. Ул берничә бик мөһим  җиңүгә иреште, бу аңа үзенең рейтинг күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртырга булышты, - дип хәбәр итә тренер Геннадий Типясев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International