ГТО фестивале булып район предприятиеләре һәм оешмалары арасында XI Спартакиада старт ала.
Шимбә көнне, 16 февральдә, иртәнге 9 да 1 нче һәм 2 нче спорт комплексларында өлкәннәр арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак.
Катнашуга оешмадан кимендә өч кеше чакырыла. Фестиваль программасында - алга иелү, тартылу, урыннан сикерү, пресс, йөзү ( ир-атлар) һәм йөгерү буенча нормативлар тапшыру.
***
Спартакиада кысаларында ай саен чаңгы, бадминтон, йөзү, йөгерү, канат тарту, шахмат, волейбол, өстәл теннисы буенча ярышлар планлаштырылган.
Спартакиада программасын гаилә эстафетасы тәмамлаячак. Фестивальдән соң Дан орденнарыныың тулы кавалеры М.С.Шляпников кубогына чаңгы эстафетасы билгеләнгән.