Шимбә көнне, 16 февральдә, көндезге сәгать 2 дә Җиңү паркында истәлекле митинг булачак, һәйкәлгә чәчәкләр куелачак.
3 нче яртыда район мәдәният йортында совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган концерт башланчак. Бу көнне “Зәңгәр беретлар” легендар төркеменең чыгышы сугышчы-интернационалистларга бүләк булачак. Чарага керү – билетлар белән, алар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар арасында гына таратыла.