ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү мәдәниятен күтәрүгә зур өлеш керткәне өчен «Коопторг» кулланучылар җәмгыяте сәүдә предприятиеләренең башкарма директоры Светлана Петровна Зотовага рәхмәт әйтелде.
***
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Алексеевск муниципаль районының азык-төлек сәнәгате өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан “Тукмакова Г.Т.” шәхси эшмәкәрнең ипи пешерү остасы Лидия Валентиновна Бармина билгеләп үтелде.
***
Алексеевск муниципаль районы башлыгының агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Алексеевск халык предприятиесе «Хузангаевское»ЧҖҖның Новоспасск бүлекчәсе мөдире Халик Таһир улы Гәрәев Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.