Алексеевск үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы елга йомгак ясады

2019 елның 15 феврале, җомга

Алексеевск районында табибларга аренда торагы биреләчәк.  

Бу хакта медицина хезмәткәрләре белән очрашуда район башлыгы Сергей Демидов әйтте.

Йомгаклау киңәшмәсендә Алексеевск районы медиклары узып киткән елга бәя бирделәр һәм яңа елга планнар билгеләделәр. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты. Баш табиб Илдар Фәхретдиновның докладын тыңлап, министр медицина өлкәсенә бәя бирде. Ул районда медицина инфраструктурасының үсүен уңай бәяләде. Былтыр  Кыр Шунталысы һәм  Тиган Булак авылларында ике ФАП ачылды, хатын-кызлар бүлегендә, балалар һәм стоматология сырхауханәләрендә  капиталь ремонт ясалды. Шулай ук медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты рейтингы районда  биш пунктка күтәрелде һәм 20 нче урынны алып тора. Министр урынбасары фикеренчә, район иң яхшылар унлыгына керә ала, дип әйтергә тулы нигез бар. Шулай ук Илдар Разин улы, медикларга хезмәткә сәләтле яшьтәге халык белән эшне көчәйтергә, авыруларны булдырмауга һәм аларны иртә стадиядә ачыклауга төп басымны ясарга кирәк, дип билгеләп үтте. Шулай ук   ирләрнең  уртача гомер озынлыгын 63 яшьтән республика дәрәҗәсенә -  69 га кадәр  күтәрү өстендә эшләргә кирәк.

 Район башлыгы көндәлек җиңел булмаган хезмәтләре өчен  медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. Сергей Демидов, “Просторный” микрорайонында төзелә торган  күп фатирлы өйдән медицина хезмәткәрләре өчен берничә   аренда торагы бирү планлаштырылуын билгеләп үтте. Шулай ук юллама буенча укытылган кешеләрне эшкә урнаштыру эше көчәйтеләчәк һәм  медицина хезмәткәрләренә грант ярдәме гамәлгә ашырылачак. Ахырдан иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International