Район башлыгы Сергей Демидов алексеевскилыларны истәлекле көн белән котлый

2019 елның 15 феврале, җомга

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, җирле бәрелешләр ветераннары, сезне совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30  еллыгы белән котлыйм.

15 февраль – бу бер үк вакытта бәйрәм дә, үзләренең бурычларын намус  белән үтәп, ахыргача  антларына тугры калган һәлак булган солдатларны искә алу да.

 Алар  барысы да якты истәлеккә һәм олы рәхмәт хисләренә, чын хөрмәткә һәм тануга лаек.

 Солдатларның каһарманлыгы һәм батырлыгының чиге юк, һәм гомер буе алар тирән ихтирамга лаеклар.

 “Кайнар нокталар”да гомерләрен биргән сугышчыларның әниләре һәм тол хатыннары алдында  баш иябез.

 Сезгә, хөрмәтле сугыш хәрәкәтендә катнашучылар, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм баш өстендә тыныч күк йөзе булуын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International