Татарстанлылар күчемсез милек реестрыннан мәгълүматларны электрон рәвештә алуны кулайрак күрәләр

2019 елның 8 феврале, җомга

 

Былтыр ТР буенча кадастр палатасы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) 1,3 млн.нан артык өземтә бирде. Шуларның1,1 миллионы  электрон рәвештә соратылганның 86 процентын тәшкил итә.

  Кәгазьдә бирелгән документлар саны 2017 ел белән чагыштырганда  тагын 3 процентка кимеде.

Документларны электрон рәвештә соратып алуның файдасы дәлилләнде -  электрон документ яртылаш диярлек арзанрак һәм  аны электрон почта аша алу җиңелрәк.

 Күчемсез милек реестрыннан мәгълүматлар төрле хәлләрдә  кирәк булып чыгарга мөмкин. Мәсәлән, кеше ЕГРНдан  дөрес мәгълүматларны банк белән килешү төзү, кредит алу һәм өенә газ кертү өчен китерә. Ләкин ул нигездә   күчемсез милек белән килешү төзегәндә кирәк.

  • ЕГРНдан  өземтә  кешегә күчемсез милек объектының бөтен тарихын: кемнең хуҗа булуын, өй яки җирнең ничә  тапкыр бер кулдан икенче кулга һәм кемгә күчүен күрсәтә, аларда җир кишәрлегенең мәйданы һәм конфигурациясе чагылдырыра,  җирдән файдаланырга нинди максатларда рөхсәт ителүен һәм хәтта янәшәдә нинди җирләр урнашканлыгын күрсәтә,  - дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина.
  •  Өземтәләрдә шулай ук хокукларны чикләү һәм кызыксындыра торган күчемсез милек объектына мәшәкатьләрне йөкләү, аның межаланганмы-юкмы икәнлеге турында мәгълүматлар бар.

Сүз уңаеннан әйткәндә, әгәр межаланмаган булса,  өземтәдә җир кишәрлекләре чикләренең гамәлдәге законнар нигезендә билгеләнмәгәнлеге күрсәтеләчәк, - дип ачыклык  кертте ул.

Барлыгы документларның 20 гә якын төре бар, аларның формасында алдарак күрсәтеп үтелгән һәм башка мәгълүматлар бирелә. Электрон өземтәгә күп функцияле үзәккә, почта яки  Росреестр сайтында заказ бирергә мөмкин. Күчемсез милек реестрыннан мәгълүматлар алуның электрон ысулын сайлаганда гариза бирүче электрон почта аша ике файл ала. Алардан файдалану өчен Росреестр сайтында махсус сервислар булдырылган. Алар алынган өземтәне укый алырлык хәлгә китерергә мөмкинлек бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International