Ульяновск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Суворов училищесында тикшерү йомгаклары буенча паразитар авыру - эхинококкоз авыруы ачыклануын хәбәр иттеләр. 26 курсантның бу авыруны йоктыруы турында мәгълүматлар бар. Эхинококкоз - иң куркыныч паразитар авыруларның берсе һәм ул күп кенә илләрнең зур проблемасы. Бу авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кешеләр авыруы, аны тасма суалчан личинкасы китереп чыгара.
Эхинококк куыклары барыннан да элек мөгезле эре терлекләр, сарыклар, дуңгызлар, атлар һәм кешенең үпкәсендә һәм бавырында, ә зур эхинококклар ерткыч хайваннарның (атлар, мәчеләр, бүреләр, төлкеләр һ.б.лар) юан эчәгендә урнаша.
Авыруны җенси яктан өлгергән эхинококк китереп чыгара, ул 2-6 мм озынлыгындагы цестода, соңгы хуҗалары (кыргый хайваннар) һәм арадаш хуҗалар ( үлән ашаучы хайваннар һәм кеше) катнашында үсә.
Арадаш хуҗа эхинококкның ризык белән бергә паразитның күкәйләрен йотканда тасма стадиясен йоктыра, азык эшкәртү ферментлары йогынтысында күкәй кабыгы эри һәм личинка тышка чыга. Ыргагы ярдәмендә ул эчәкнең лайлалы тышчасына үтеп керә, шуннан кан агымы белән бавырга, үпкәгә һәм башка органнарга эләгә.
Зарарлану нәтиҗәсендә якынча 70-80% очракта эхинококкоз куыклары үсүе башлана, бу куык бавырда, 15 % очракта үпкәдә үрчи. Шуннан соң эхинококк куыгы үсә башлый, бу куык 6-15 айдан авыру йоктыручанга әйләнә. Кыргый хайваннар суелган яки үлгән терлекләрнең эчке органнарын ашаганда зарарланалар, зарарланып ике-өч ай үткәннән соң тышкы тирәлеккә өлгергән буынтыклар аерылып чыга башлый. Кеше авыруны эт белән аралашканда яки зарарланган ризыкны ашаганда йоктыра.
Профилактика чаралары: хайваннарны суйганнан соң ветеринария каравы үткәрү: цестод личинкалары белән зарарланган органнар юк ителә. Этләрне (хезмәт урынындагы этләрдән кала) терлек сую, ит комбинатлары, сую пунктлары һәм мәйданчыклары территорияләрендә, авыру хайваннар тупланган урыннарда асрау тыела. Хайваннарның үләксәләре биотермик чокырларда утильләштерелә.
Барлык хуҗалыкка кирәкле этләрне исәпкә алалар һәм теркиләр, ветеринария паспорты бирәләр, анда вакцинацияләр һәм дегельминтизация үткәрәләр. Этләрне башка җирләрдән ветеринария озату документларыннан (4 нче формадагы ветеринария белешмәсе һәм 1 нче формадагы ветеринария таныклыгы) башка сатып алырга тәкъдим ителми.
Хайваннар белән аралашканнан, шулай ук үзеңнең каралты-кура җирләреңдә эшләгәннән, гөмбә һәм кыргый үсүче җиләкләр җыйганнан соң кулларны бик җентекләп сабын белән юарга кирәк. Табигый чыганаклардан кайнамаган су эчәргә ярамый.
Министрлар Кабинетының
Баш ветеринария идарәсе
территориаль бүлегенең
баш ветеринария инспекторы
И.Л.Камалов