Кичә Мәскүдә сөт җитештерүчеләр Милли берлегенең X юбилей съезды булып узды. Аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары, “Союзмолоко” Президенты Айрат Хәйруллин доклад ясады һәм тармакның мөһим мәсьәләләрен күтәрде. Спикер, союзның 2008 елда чималга сатып алу бәяләрен формалаштырганда сөт эшкәртүчеләрнең башбаштаклыгына җавап итеп төзелүен искә төшерде.
Ул чакта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча бердәм позиция булдыру максатында и
иң эре эшкәртүчеләрне берләштергән бер генә берлек бар иде.
Бүген безнең максат – мәнфәгатьләр балансын саклап калу.
Әйтергә кирәк, бүген сөт җитештерүчеләрнең Милли берлеге илнең 70 проценттан артык сөтен җитештерүче һәм эшкәртүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен һәм шундый берләшмә әгъзаларын берләштерә.
Берлек яшәү дәвереннән алып Россиянең сөт производствосын үстерүгә зур һәм шактый өлеш кертте: нәселле сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрү программасын, 2020 елга кадәр сөт тармагын үстерү программасын эшләде, аның аркасында секторга ярдәм итүнең яңа төрләре пәйда булды.
Берлек шулай ук базарда бәяләрнең үзгәреп торуын киметүнең базар механизмнары, шул исәптән “бәяләр коридоры”, чи сөт җитештерүнең үзкыйммәте индексы, товар һәм сатып алу интервенцияләре инструментлары аша да эш алып барды.
Айрат Хәйруллин, тармакны кече формаларны кертеп (алар базарда иң зәгыйфь булып кала) берләштерү «Союзмолоко» ның элеккечә үк бурычы булып кала, дип ассызыклап үтте. Ул, сөтне кыйммәткәрәк сатарга һәм аны арзанракка сатып алырга теләүчеләрне бер берлеккә берләштерү җиңел бурыч булмады, дип билгеләп үтте. Һәр көнне берлекнең көндәлек эше мәнфәгатьләр балансында корыла.
Хәл җитештерүчыгымнарының шактый үсүе арасында кискенләште. Мәсәлән, нибары бер елда солярка 52 % ка, электр энергиясе 18% ка кыйммәтләнде, запас частьләр, терлек азыгы, медикаментлар бәясе артты.
1 февральдән сатып алу бәясе яңадан төште. Ул яңгыраткан мәгълүматлар буенча узган ел азагында сатып алу бәяләре тигезләшә башлаган, 2019 елның гыйнвар йомгаклары буенча алар шулай да чыгымнар арткан моннан ике ел электәге бер литрга 2 сум 47 тиенгә түбәнрәк булды.
Айрат Хәйруллин, 1 февральдән сөтнең 1 литр сатып алу бәясе яңадан 1 сум 61 гә кимеде, дип билгеләп үтте. Мондый очракта сөт җитештерүчеләргә нәрсә көтәргә мөмкин? Мул сөт алу чоры – җәйгә кадәр ерак бит әле. Сөт җитештерүчеләргә очны-очка ничек ялгарга һәм үсеш буенча планнарны ничек төзергә? Аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары шундый проблемаларны күтәрде.