ЮХИДИның Алексеевск бүлеге хәбәр итә

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Транспорт чарасын Дәүләт хезмәтләреннән файдаланып исәпкә куярга мөмкин, моның белән 30 процент акчаны янга калдырырга була.

 Моның өчен Дәүләт  хезмәтләре сайтына керергә, хезмәтләр каталогын, вкладка-йөртү һәм транспортны, шуннан соң “Исәпкә кую һәм документлар бирү” пунктын сайлап алырга кирәк.

 Гомумкабул ителгән суммадан ташлама 30% тәшкил итә. Аерма күзгә күренеп тора. Алга таба эш итү алгоритмын карыйк:

  1. Электрон рәвештә гариза тутырабыз, моның өчен паспорт, ПТС , автомобильгә документлар, иминият яки  ОСАГО полисы кирәк булачак.
  2. Дәүләт автоинспекциясенә кабул итүгә Дәүләт хезмәтләре сайты аша язылабыз, шуның  белән бергә автомобилегезне теркәү өчен ЮХИДИның нәкъ менә кайсы бүлекчәсенә килергә ниятләвегезне, килү көнен һәм вакытын күрсәтәсез.
  3. Шуннан соң  гаризагызны җибәрәсез һәм  дәүләт пошлинасын түлисез. Шуның белән бергә дәүләт хезмәтләрендә  дәүләт пошлинасын 30 процентлы ташлама белән гаризагызны караганнан соң,  шулай ук аны  дәүләт хезмәтләре порталы аша акча күчерү юлы белән генә  түли алачаксыз. Теләсә нинди башка ысул белән түләгәндә дәүләт пошлинасы күләме элеккечә кала.
  4. Аннары сезгә ЮХИДИНың теркәү органнарына теркәргә ниятләгән транспорт чарасында билгеләнгән көндә һәм вакытта килергә кирәк булачак.

 Моның өчен үзегез белән алдарак санап кителгән бөтен документны һәм  автомобильне теркәү өчен түләнгән дәүләт пошлинасы квитанциясен алып килү зарури. Сезгә гомуми чиратта  басып торырга туры килмәячәк, чөнки сезгә тәртип саны бирелгән инде. Сез яңа транспорт чарасын теркәү таныклыгы (СТС)  алачаксыз, сезнең ПТСка үзгәрешләр кертәчәкләр яңа номерлар бирәчәкләр һәм сез,  вакытыгызны һәм акчагызны янга калдырып,  дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлгән автомобильгә утырып кайтып китә алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International