2019 елда Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар асрау буенча субсидияләр 390 млн. сум каралган.
5 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алыштылар. Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе Д. А. Медведевка ил территориясендә Сосновская балтырганы үсүен бетерү буенча дәүләт программасын эшләү зарурлыгы турындагы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать проектын хупладылар.
Узган елгы дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов таныштырды. 2018 елда дәүләт программасы чараларын финанслау 20340,6 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 7 334,5 млн.сум федераль бюджеттан.
Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күләмен арттыру өчен республикада сату, әзерләү һәм эшкәтү буенча 200 дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдырылды.
Хәбипов сүзләренә караганда, бер сыер асраучылар өчен компенсация 2 мең сум тәшкил итәчәк, ике сыер – һәрберсенә 3 әр мең сум, өч һәм аннан да күбрәк – 4 әр мең сум.
Утырышта шулай ук авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, лейкозлы сыерлар көтүен бетерү буенча май ае указларын гамәлгә ашыру турында да сүз булды. Фикер алышуда Вадим Махеев, Рафаэль Юнысов, Елена Минакова һәм башкалар катнашты.
Утырышта комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д. А. Медведевка Россия Федерациясе территориясендә Сосновская балтырганының үсүен бетерүдә үсемлекчелектә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча Россия Федерациясе дәүләт программасын эшләү кирәклеге мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен дә хупладылар. "Россельхозцентр" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2017 елда илдә балтырган үскән мәйдан - 51 мең гектар, ә 2018 елда инде 80 мең гектар тәшкил иткән. Татарстанда 2017 елда ул - 109 гектарга якын мәйданда, 2018 елда 536 гектарда таралган.
ТР Дәүләт Советы һәм Татар-информ мәгълүмат агентлыгы