Яр Чаллы шәһәрендә, Челнинка елгасы аша салынган күпердә юл-патруль хезмәте инспекторлары - полициянең өлкән лейтенанты Руслан Салихов һәм полиция лейтенанты Альберт Нәҗмиев юл читендә туктап калган “ГАЗель” автомоблен күрәләр.
Транспорт чарасы янына килеп, полицийскийлар аның кабинасыннан төтен чыкканны күреп алалар. Янәшә басып торучы машина йөртүче аларга төтеннең автомобиль салонындагы панель астыннан чыкканын сөйли. Ашыгыч төстә янгынны сүндерергә керешәләр. Автоинспекторларның оста эш итүләре нәтиҗәсендә автомобильне сүндерергә мөмкин була.
Автомобиль йөртүче юл-патруль хезмәте инспекторларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, аларның битараф булмауларын һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт белән карауларын билгеләп үтә.