Якташыбызның юбилее

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

 

2019 елның 3 февралендә  Алексеевск муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Г.Г.Хәбибуллин, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина һәм  халыкка комплекслы  хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.А.Семина күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Епифанова Мария Андреевнаны 95 яшь тулган көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль  районы  башлыгы  С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Епифанова Мария Андреевна  Алексеевск районының Красный Кустарь авылында туа. Мария Андреевнаның хезмәт эшчәнлеге бик иртә башлана. Бөек Ватан сугышы елларында ул урман кисүдә катнаша, окоплар казый. 

 “Биләр” колхозында  төрле эшләрдә эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Мария Андреевна   ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, тугыз оныгы һәм  12 оныкчыгы бар.  Ул гаиләсенең яратуын һәм кайгыртуын тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International