Бүген Алексеевскида Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин һәм район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов рәислегендә Алексеевск район Советының утызынчы утырышы булды.
Утырышта шулай ук биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.
Утырыш алдыннан күргәзмәләрне: кулдан ясалган авыл хуҗалыгы техникасын, укучылар һәм спортчылар казанышлары экспозицияләрен, җирле товар җитештерүчеләрнең продуктларын карау булды.
Сергей Демидов үзенең докладында авыл кешеләре тормышының барлык өлкәләренә кагылып үтте. Һәр өлкәдә казанышлар бар, алар белән горурланырга мөмкин, ләкин мәшәкатьләр дә аз түгел: болар - су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары, төзекләндерү, авыл җирлекләрендә техниканың кирәклеге, салым җыемнары мәшәкатьләре.
Рәмис Кәбиров «Алексеевская керамикасы» предприятиесенең эше турында доклад ясаганда төзелә торган объектлар һәм төзү материаллары җитештерүчеләр географиясен исәпкә алу үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Алексей Песошин үзенең чыгышында,социаль-икътисадый үсеш рейтингында Алексеевск районының үз күрсәткечләрен үткән ел белән чагыштырганда биш позициягә яхшыртуын һәм егерме дүртенче урынны алып торуын билгеләп үтте. Кайбер позицияләрдә район алда бара.
Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләсендә Алексей Валерьевич әлеге хезмәткә тарифларның артуын ассызыклап әйтте, ләкин, дип белдерде ул, әлеге хезмәтнең сыйфаты да, һичшиксез, яхшырачак. Республика алдында чүп-чарны аерым җыю һәм аның әйләнә-тирәгә тискәре йогынтысын киметү бурычы тора.
Премьер-министр докладында белем бирү өлкәсенә аерым игътибар бирелде:
Алексей Песошин үзенең докладында районның җәлеп итә торган урнашу географиясен дә билгеләп үтте: су ресурслары, туристларны тартып торучы Биләрдәге су чыганаклары. Боларның барысы да эшмәкәрлекне үстерүдә чагылырга тиеш.
Утырыш азагында Премьер-министр югары бүләкләр тапшырды:
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм намуслы хезмәте өчен «Алексеевск керамикасы» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Демидов Алексей Алексеевичка “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен
“Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең терапия бүлеге мөдире, табибә-терапевт Новикова Наталья Владимировнага “Татарстан Республикасының атказанган табибәсе” дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен элек Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Ромодан авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Репин Владимир Александрович “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасында нәтиҗәле хезмәте һәм халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү мәдәниятен күтәрүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен «Коопторг» кулланучылар җәмгыяте сәүдә предприятиеләренең башкарма директоры Зотова Светлана Петровна Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм чыршыны бәйрәмчә бизәүгә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча “Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү” номинациясендә өченче урын өчен биш зона төркемнәре буенча җирлекләрдә (райондагылардан башка) Алексеевск муниципаль районының Лебедино авыл җирлеге башлыгыТюкарев Юрий Иванович Диплом һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнә.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы карары белән төзелеш тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Алексеевск муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Алексеевск муниципаль районының «Керамика-Маркет»ЧҖҖ предприятиесе ветераны Банницин Николай Леонидовичка “Алексеевск муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.