2019 елның 5 февралендә иртәнге 8 дә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт) ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигь булмаганнарга хокук ярдәме күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итү прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкның мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашында узачак. Белешү өчен телефон: 2-38-19.