"Кайгырту"да "Сталинград стеналары янында" исемле тематик дәрес узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

 

Алексеевск районының “Кайгырту” приютында тәрбияче Анисимова МаринаАлександровна  совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист илбасарларын тар-мар итү көне истәлегенә багышлап, “Сталинград стеналары янында” исемле викторина үткәрде.

Ул балаларны  Бөек Ватан сугышы һәм икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылыш булган Сталинград сугышы тарихы турында сөйләде. Биредә, Сталинград стеналары янында,  сугышлар тарихында 200 көн һәм төнгә сузылган иң зур сугышлар барды, ул дошман гаскәрләрен тар-мар итү белән тәмамланды.

 Сталинград сугышы күптән тынып калды. Берәүләр өчен - ул  ерактагы истәлек, икенчеләр өчен тарих буларак хәтердә саклана. Ләкин бүген өлкәннәр дә, балалар да ул истәлекле вакыйгалар турында ишеткәндә битараф кала алмыйлар.

 1942 елның июнь азакларында фашистлар командованиесе  Сталинградка  хәлиткеч һөҗүм ясады, ул  шунда ук җәелә башлады, бу Гитлерның планы түгел иде. Дошман Сталинградка бөтен көчләрен ташлады, кискен ыргылыш белән  Донны кичеп, Иделгә чыгарга һәм шәһәрне алырга  теләде. Илнең шушы бөек чигендә вакыйгаларның ничек үсүе турында балаларга викторинаның беренче турыннан ачыкларга кирәк иде. Балалар Сталинград  сугышының  төп вакыйгалары турында искә төшерделәр һәм сорау- биремнәргә дөрес җавап бирделәр.

 Сталинград батырлыгы язучыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны һәм музыкантларны битараф калдыра алмады. Аларның күбесе үз иҗатларында Сталинградны саклаучылар турында тирән уйга, сагышка бирелделәр, алар өчен горурлык хисе кичерделәр һәм аларга  рәхмәт әйттеләр, шәһәрнең түземлелегенә һәм куәтле көченә   соклануларын белдерделәр.

 Сталинград турындагы әсәрләр безгә кешеләрнең олы кайгыларын һәм куркыныч вакыйгаларның фаҗигасен җиткерәләр. Һәр карыш Сталинград җире каты сугышлар, һәлак булганнар, әлеге канкойгыч көрәшнең бәясе турында мәңгелек истәлекне саклый. Күп санлы обелисклар һәм һәйкәлләр – моның тере шаһитлары һәм алар һәрдаим боларны искә төшереп торалар.

Сталинградка һәм Иделгә төньякка таба чыгып, дошман, безнең гаскәрләр  арыкландылар һәм күптән көтелгән җиңү  якын, дип  уйлады. Ләкин  бар яктан да күпкә өстен булган дошман шәһәрне саклаучыларның каршылыгын сындыра алмады.

Сталинград сугышын иң зур сугыш, дип атыйлар. Бүген без  үзенең Ватаны өчен рус халкының иң зур сугышларның берсе, халкыбыз рухының бөеклеге символына әйләнгән Сталинград сугышы турында искә алабыз. Без аларны беркайчан да онытмабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International