2019 елның 28 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Биләр авылының “Яшьармияче” клубы Ленинград блокадасын өзүнең 75 еллыгы хөрмәтенә түбәндәге чараларны үткәрде:
1). “Ленинград блокадасы” документаль фильмын күрсәтеп, клубның тантаналы җыелышын;
2. Биләр урта мәктәбенең һәр сыйныфында, кинохроника күрсәтеп, әхлак дәресләре;
3. Биләр авылының Мәңгелек уты янына килү юлын чистарту һәм “Яшьармияче” клубының ике катнашучысы Нина Антонова һәм Олеся
Рыжикованың почетлы каравылда торуы;
4. 29 гыйнварда Алексеевскида В.И. Абрамов исемендәге Туган як музее базасында укучылар өчен муниципаль викторина булды. Яшьармиячебез Роман Паранев мактаулы өченче урынны алды.
Чараның максатлары:
Ватанпәрвәрлек, үз илең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Бурычлар: укучыларда тарихи үткәннәрне аңлау, гражданлык җаваплылыгы, кешелеклелек хисләре, үз илеңнең тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт, кызгану һәм Ленинград блокадасы чорында үз халкыңның кыюлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү.