“Кайгырту” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты педагогы Егоров Владимир Евгеньевич 31 гыйнварда Яңа Чишмәдә булып узган “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинациясендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона этабы катнашучысы дипломы белән кайтты.
Номинантны тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте, алар матур тамаша һәм иҗади якын килүләрен күрсәттеләр.
Чара республиканың социаль-икътисадый үсешенә шактый зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатында, мәдәният, рухилык, яшь буынны тәрбияләү, гаилә институтын ныгытуга ярдәм итү йөзеннән үткәрелде.
Конкурс ТР Президенты ярдәмендә узды. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы – “Татарстан хатын-кызлары” төбәк җәмәгать оешмасы. Оештыручылар арасына шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил керде.