Синоптиклар мәгълүматы буенча 2019 елның 4 февралендә Татарстан
Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә:
кайбер районнарда кар, урыны белән буран, күз күреме начарая. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә:
юлда авыр хәлгә тарыган юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар тәүлек әйләнәсе Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Хезмәткәрләр һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырышачаклар.
ЮХИДИ машина йөртүчеләргә катлаулы юл-метереологик шартларда куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итә ала торган тизлекне сайларга, шулай ук каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйләнгән куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга киңәш итә.
Моннан тыш, эстакадалар, күперләр һәм юл үткәргечләр буйлап баруга бигрәк тә игътибар бирергә кирәк, нәкъ менә шундый урыннарда бозлавык хасил булу ихтималы аеруча зур.
Җәяүле кичүенә якынлашканда машиниа йөртүчеләр аеруча да игътибарлы булырга тиешләр. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын каптырган булуы мәҗбүри.
Автомобильдә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә катгый туры китереп йөртелергә тиешләр.