Коры Көрнәледә “ТАССРның 100 еллыгы” бәйрәме
Халык, милләт үз тарихын барлап, никадәр тирән төшеп эзләп таба, киләчәген дә шулкадәр ерак күрә һәм билгели ала”, ди галимнәр.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә - 100 ел. Бу хакта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 14 гыйнвар көнне "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында иң зур чараларны атап үткәндә хәбәр итте. Бу юбилейны ул Татарстанның үткән юлын, икътисади, сәяси якларын, дәүләтчелеген анализлау өчен дә уңай форсат итеп кабул итәргә тәкъдим итте.
11 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итүне оештыручы комитет булдыру турында карар имзалады. Анда Президент, Хөкүмәт, Дәүләт шурасы рәисе, аның урынбасарлары, кайбер министрлар, Татарстанның Русия төбәкләрендәге вәкаләтле вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Конституция мәхкәмәсе рәисе, ветераннар шурасы башлыгы һәм башка җаваплы кешеләр керә.
Әлеге комитет ике ай эчендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар исемлеген, аларны финанслау планын төзеп, расларга һәм әзерлекне башларга тиеш, диелгән иде Президент карарында.
Һәм менә безнең районда да бу эш киң колач алып башланып китте. Узган якшәмбедә Коры Көрнәле авылында әлеге бәйрәм чарасы булып узды. Якты, матур, өйдәгечә рәхәтлек иңгән мәдәният йортына көннең икенче яртысында халык агылды. Әлеге чараны оештыручы, башлап йөрүче, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр Казакова авылдашларын, килгән кунакларны якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды.
Концерт хәзерге заманга хас булган креатив элементлар белән башланып китте. Дилбәр Бәдретдин кызы тамашачыларны пассажирлар итеп атап, Казан шәһәреннән Татарстан буйлап сәяхәткә алып китте. Коры Көрнәле авылына килеп җиткән пассажирлар бу авылның килеп чыгу тарихын сәхнәләштерелгән вариантта күрделәр. Уракчы кызлар биюе дә, яшьләрнең кичке күңел ачу уеннары да Көрнәле авылы тарихын баетты. Шуңа “Ястык кою” йоласы ялганып китте. Әлеге онытылып барган йоланы, өлкәннәргә ияреп, яшьләр дә бик матур итеп башкардылар. Татар хатын-кызының бөтен матурлыгын үз эченә алган “Әнием шәле” биюен тамашачылар күз яшьләре аша карадылар. Аналарга гына хас никадәр матурлык, наз, сагыну сыйган иде бу биюгә. Авылның яшьләре Регина Казакова, Лилия Сабирова, абыйлы-энеле Миләүшә һәм Айнур Шиһабетдиновлар, Алинә һәм Илназ Шәмсетдиновлар бәйрәмебездә үзләренең җырларын да башкардылар, сәхнә күренешләрендә дә актив катнаштылар. Алып баручы җор телле Дилбәр Казакова булса, концерт программасының нигезендә Маханова Сәрия, Габделҗанова Мәүлидә, Вәлиева Резидә, Нәүрүзова Рузалия апа, Гайфуллина Дамирә, Вәлиева Светлана, гармунчы Казаков Рафик театральләштерелгән күренешләрдә, биюләрдә үзләренең чыгышлары белән тамашачы йөрәген яуладылар.
800 еллык тарихы булган Коры Көрнәле авылында 1992 елдан бирле эшләп килүче, “Иделкәем” республика смотр-конкурсында, “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары фестивалендә күп тапкырлар лауреат һәм дипломант булган “Кабартма” халык театры артистлары да театральләштерелгән чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләделәр.
Концертка килгән тамашачы рәхәтләнеп күңел ачты: биеде, җырлады, көлде, артистларны чын күңелдән алкышлады. Чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Хәмит Абделхак улы Медведев үзенең бу чарадан бик канәгать булуын әйтеп, оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде, алга таба да уңышлар теләде.
“Ак калфак” җитәкчесе буларак, мине дә әлеге авылда узган чараларга еш чакыралар. Авыл халкы, гомумән алганда, ачык йөзле, саф күңелле, кунакчыл, уңган-булган. Авылның матурлыгы бер яктан табигатендә булса, икенче яктан - халкында. Менә шушындый мәгънәле, бай эчтәлекле, күңелле чаралар оештырган мәдәният учакларыбыз булганда авыл әле яши һәм яшәячәк.
Алсу Нәҗметдинова,
Бөтендөнья татар конгрессына караган “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле җитәкчесе.