Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны чираттагы тапкыр кабул итте.
Татарстанлыларның барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп каралды. Гражданнар мөрәҗәгать иткәндә иң еш бирелә торган сорауларның берсе булып элеккечә үк җир бәхәсләре һәм күчемсез милеккә милек хокукын рәсмиләштерү тәртибен аңлату белән бәйләнгән сораулар кала.
Кабул итү барышында иң төрле мөрәҗәгатьләр килде. Мәгълүм булганча, гражданнарда һәм һөнәри күчемсез милек базарында катнашучыларда законнардагы яңалыклар белән күп кенә сораулар килеп туа. Мисал өчен, кабул итүгә документларны теркәү алдыннан һәм исәпкә куюга әзерләүдә эшләүче оешмалар һәм ведомстволар белән бергәләп чаралар үткәрү тәкъдиме белән кадастр инженеры мөрәҗәгать итте. Әлеге тәкъдимгә җитәкче андый чараларны оештырырга һәм үткәрергә әзер булуын белдерде.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да үз мәсьәләләрен киләчәктә хәл итү буенча аңлатмалар бирелде һәм тәкъдимнәр әйтелде.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: Росреестр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән бәйләнгән барлык кызыксындырган сораулар белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тәүлек әйләнәсе бушлай эшли торган 8 800-100-34-34 номеры буенча ведомство колл-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, “кайнар телефон линияләре” һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләренең атна саен пәнҗешәмбе көнне кабул итүләре белән беррәттән Татарстан Росреестры гражданнарны Интернет аша видеокабул итүне дә практикага кертә. Әлеге хезмәтнең асылы шунда, Интернетка керә ала торган теләсә кайсы граждан, өеннән чыкмыйча яки үзенең эш урыныннан китмичә, видеокабул итүдә катнаша һәм үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Идарә вәкилләренең консультацияләр бирүләре турында җентекләбрәк ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru сайтында “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре” бүлегендә белергә була.