2018 елның гыйнвар-декабрендә Алексеевск районы буенча 158 мөрәҗәгать килде, бу - 2017 ел дәрәҗәсеннән 1% ка күбрәк, шулардан 146 телдән (16 сы – шәхси кабул итү вакытында, 130 ы - телефон буенча), 12 се язма мөрәҗәгать иде
Мөрәҗәгатьләрнең барысы да кулланучылар файдасына хәл ителде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы нигезендә киңәшләр бирелде.
2018 елның гыйнвар-декабрендә кулланучылар базарында бозуларны булдырмау буенча түбәндәге профилактик чаралар үткәрелде: хуҗалык итүче субъектлар өчен 36 чара (киңәшмәләр, өйрәтүче семинарлар, үсеш 2017 ел дәрәҗәсенә карата 13%), кулланучылар өчен 82 чара (гражданнарны күчмә кабул итүләр, консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар, уку йортларында куллану белемнәрен пропагандалау) әзерләп үткәрелде, бу - 2017 ел дәрәҗәсенә карата 4 процент.
Территориаль орган белгечләре кулланучылар базарының торышы үзгәрүен анализлыйлар; азык-төлек товарларына бәяләр дәрәҗәсенең үзгәрүен күзәтеп торалар; аракының бәяләре һәм ассортименты мониторингын үткәрәләр.
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы